ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 июньдә Россиянең Пушкин көне - рус теле көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Саба районындагы "Балкыш" Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары "Рус теле көне" дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: А.С.Пушкин иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

2023 нчы елның 6 нче июнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада суд приставы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы  катнашты.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге Саба районы Мөхтәсибәте белән берлектә 3 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне "Сабантуй" спорт комплексында уздырдылар.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәй - барлык балалар өчен иң яраткан ел фасылы. Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Безнең балалар интернат-йортында балачакның төп бәйрәме шатлыклы, җылы һәм матур итеп узды.

Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак. 01 июнь көнне  «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Балаларны яклау көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.

Әлеге чара үз гаиләңә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылыш, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгыту, аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

. Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш " –(Сияние) тернәкләндерү  үзәге "Бирнә" җыенында актив катнашты .


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

31-нче май көнне социаль педагог Шәймәрданова Лилия Рәссим кызы мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән "31-нче май –Бөтендөнья тәмәкесез көн!», дип исемләнгән чара үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

30
май, 2023 ел
сишәмбе

29-нчы май көнне Теләчедә урнашкан “Туган авыл” ял итү комплексында Теләче районының танылган эшмәкәре Рифкат Шафиков һәм аның якыннары күркәм һәм бик хәерле очрашу үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International