25 май көнне "Әкият" Шәмәрдән балалар бакчасының коррекция төркемендә безнең тәрбияләнүчеләр катнашында “Чыгарылыш бәйрәме” узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
Бүген Курсабаш интернат-мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
“Халыкара музейлар көне” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе
Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Халыкара гаилә көнендә Югары Утар балалар интернат-йортының "Хәтер бакчасында" агачлар утыртылды.
15 май көнне Халыкара гаилә көнендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре узләрендә исәптә торган гаиләләргә һәм шушы гайләдә тәрбияләнүче балаларга Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына һәм Лесхоз бистәсендәге «Колокол» музеена экскурсия оештырдылар.
Экскурсиядә катнашучылар дендрологик бакчада үсемлекләрнең һәм агачларның күплегенә сокланып карадылар. Биредә тырыш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 11,25 гектарда матур ландшафт булдырып, Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиянең күп кенә үсемлек төрләрен утыртканнар. Бакчада банан һәм ананасның ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә, кактуслар коллекциясенә сокланырга, пальма фонында фотога төшәргә һәм Буадагы балыкларны күзәтергә мөмкин.
Дендрарий аллеялары буйлап йөргәннән соң экскурсоводлар юлны Лесхоз бистәсенең район мәдәният йортында урнашкан «Колокол» музеена алалар. Музей җитәкчесе кунакларны җылы каршы алды һәм кыңгырауларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, музейның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Алар кыңгырауларның православие дине генә түгел, ә коеп салу осталыгының да кыйммәтле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре булуын беләләр. Һәр кыңгырауның үз уникаль яңгырашы бар. Социаль хезмәт алучылар моңа үзләре инандылар, чөнки монда кыңгыраулар шалтыратырга рөхсәт итәләр. Музейга килгәч, кунаклар кыңгыраулар турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, кыңгырау тавышын зур рәхәтлек белән тыңладылар.
Экскурсия балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Табигатькә сокланып, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнеп, алар җан -тән белән рәхәтләнеп ял иттеләр.
8-нче май көнне тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм директор Хуҗин М.М. балалар интернат-йорты территориясендә һәм Корсабаш авыл җирлегендә үткәрелгән митингларда катнаштылар.
Бүген социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре Мавлявиева Гөлшат "Тәрбия мәктәбе" юнәлеше буенча социаль хезмәткәрләр өчен дәресләр үткәрде