ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гайнетдинова, "юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге башлыгы Гүзәл Ягафарова, директор Гүзәл Закирова, ОСОД мөдире Алсу Степанова катнашында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы узды. "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Ягафарова юл хәрәкәте иминлеге чаралары турында сөйләде, яктылыкны чагылдыручы элементлар куллану кирәклеге турында сөйләде. Яктылык кайтаргыч элементлар һәм мәгълүмат буклетлары таратты.
Киңәшмә барышында актуаль эш мәсьәләләре күтәрелде.

12 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Космонавтика көненә һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 62 ел тулуга багышланган тематик чара уздырдылар. Чараны үткәрүнең максаты: үз илеңә карата патриотизм хисе тәрбияләү, үз гомерләрен космосны яулауга багышлаган кешеләргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"

11 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган «Истә тотарга кирәк» темасына хәтер дәресе үткәрделәр. Чараны үткәрү максаты: балигъ булмаганнарның үз халкының тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен белү омтылышын формалаштыруга ярдәм итү, патриотизм, үз халкы өчен горурлык, җаваплылык хисе үстерү, Ватанга, фашизмны җиңгән кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"

"Демография" милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Саба районы медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.

Бүген Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч һәм Мингер авыллары халкы өчен оештырылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ КЦСОН "Балкыш"

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

9 нчы апрель көнне “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы һәм ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очраштылар.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

8
апрель, 2023 ел
шимбә

Төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм авыл җирлекләре территорияләренең санитар хәлен яхшырту максатыннан 8нче апрельдә «Районкүләм өмә» игълан ителде.

8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

7
апрель, 2023 ел
җомга

7 нче апрельдә Республика клиник балалар хастаханәсе белгечләре тарафыннан безнең учреждение тәрбияләнүчеләрен диспансерлаштыру буенча йөрәк ультратавыш тикшерүе үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре белән берлектә административ бинаның тирә-ягын җыештырырга чыкты. Җирне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Таралмаган карны тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International