6 нчы ноябрь көнне безнең балалар йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Мин –Татарстан гражданины" дигән темага патриотик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: «Закон», «Хокуклар һәм бурычлар» төшенчәләрен формалаштыру; балаларны республика символикасы: флаг, герб, гимн белән таныштыру; ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе, үз республикабызга мәхәббәт тәрбияләү.
Дәүләт бәйрәме- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигь булмаган балалар белән “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеена социаль хезмәтләрдән файдаланучы өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, алар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.
Бүген өлкәннәр катнашында юл‑транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «көмеш җәяүле» социаль әһәмиятле акциясе узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә
Саба районының «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М. С. беренчеләрдән булып хәрәкәттә катнашучылары белән берлектә "Яктырыгыз! Белеп тор!" акциясы үткәрделәр.