30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
Баланың мәктәпкә җыенуы-аның өчен генә түгел, ә әти-әнисе өчен дә дулкынландыргыч чара. Һәр гаиләнең дә бөтен кирәкле әйберне сатып алу мөмкинлеге юк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге укучыларына мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтте. Спонсорлар: шәхси эшмәкәр Шәвәлиев Айдар Айрат улы, «Хозтовары» ҖЧҖ генераль директоры Хурамшин Фәннур Фәнис улы һәм «Гафэль» ҖЧҖ директоры Галимуллина Эльвира Ринат кызы. Иганәчеләр ярдәме белән барлык балалар да мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алдылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе уку елына әзерлектә аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларга конкрет, адреслы ярдәм күрсәткәне өчен барысына да рәхмәт белдерә.
Максат:
- балаларны чәчәкләрнең күптөрлелеге белән таныштыру;
-балаларда бакчадагы үсемлекләрне карау буенча хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.
– чәчәкләрнең матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше булуын үзләштерү, аны сакларга, сакларга һәм арттырырга кирәк.
Җәй-эссе вакыт, димәк, чәчәк түтәлләренә һәм яшелчә культураларына су сибәргә вакыт. Көн саен безнең тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләргә бу эштә булышалар, бүген кызлар, тәрбияче җитәкчелегендә үзләренең яраткан чәчәкләрен кистеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табигатьтә балаларның хезмәте физик үсеш өчен уңай шартлар тудыра, хәрәкәтләрне камилләштерә, төрле органнарның эшчәнлеген стимуллаштыра, нерв системасын ныгыта. Бу хезмәттә, ничек кенә булмасын, акыллы һәм ихтыярлы көчләр берләшә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында, Саба муниципаль районындагы “Тургай” социаль приютында балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелде.
Һәр елның 22 август көнне Россия үз флагын кабул итү көнен билгеләп үтә.
22 август көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; халык һөнәрчелеге турында күзаллау формалаштыру; иҗат сәләтләрен, фантазиясен, рәсем элементын башкаруның гамәли күнекмәләрен үстерү; халык традицияләренә, халык иҗатына мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү; Россия Дәүләт флагы белән таныштыру; Россия Федерациясе дәүләт флагының әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру.
Бүгенге көндә яшәешебезне аннан башка күз алдына да китерә алмаган сәнгать-фотосурәтне уйлап табуларына 200ел тулып килә. Фотога төшү, төшерү- бүгенге көндә хобби да, түләүле хезмәт тә, тормыштагы күңелле мизгелләрне чагылдырып, аларны истәлеккә калдыру чарасы да булып тора.Бөтендөнья фоторәсеннәр көне ел саен 19 нчы августта билгеләп үтелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
16 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре ведомствоара комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия 11 гаиләдә булды, әлеге гаиләләрдә 18 бала тәрбияләнә. Рейд барышында гаиләдә әти- әни белән балаларның дөрес аралашу максатыннан “Яшүсмернең психологик һәм эмоциональ үзенчәлекләре” дигән темага әңгәмә оештырылды. Янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.