2021 елның 19 август көнне Югары Утар балалар балалар йорты- интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Кәзге яфраклардан чәчәк бәйләме” дигән темага шөгыль үткәрде.
Һәр заезд барышында ЛФК буенча инструктор Гәрәева А.М. көн саен социаль хезмәтл алучылар белән иртәнге савыктыру гимнастикасы үткәрә.
Бүген 2021 елның 15 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр яраткан әтиләрен- балалар йорты директоры И.Г. Гәрәевне котладылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында Саба районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Якупова Ф.Ш. белән очрашу узды.
2021 елның 6 нчы октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н.балалар өчен “Тылсымчы көз” дигән мастер- класс үткәрде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 01.10.2021 көнне Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.
29 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде. Шөгыльдә 10 бала катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
22 нче сентябрь көнне Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В., академик Андрей Сахаровның 100 еллыгына багышланган “Мин әле исән” дигән исемле чара үткәрде. Чаранын максаты : күренекле галим, физик , безнең ил хокук яклаучысы Андрей Сахаровның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм ватан пәрвәрлеге белән таныштыру. Чарада 16 бала катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга врач күрсәтмәсе нигезендә эрбет мичкәсе ярдәмендә дәвалау курслары үткәрелә.