Балкыш халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Мәүләвиева Гөлшат Тимерхан кызы социаль хезмәт алучыларның туганнары белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.
Ул туганнарын карау, стресс хәлләрен кисәтү, инвалид яки өлкән кешенең сәламәтлеге торышын контрольдә тоту методлары, медицина манипуляцияләре, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена , туклану һәм ашату кагыйдәләре, ялганышларны профилактикалау, дөрес позиционирование принциплары, дезинфекция алымнары белән таныштырды.
Укулар лекцияләр һәм ярдәмче җиһазларны, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып карауның гамәли күнекмәләре рәвешендә үткәрелде.
16 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Ана һәм әти теле" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Анда барысы 16 бала катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Арт терапия»технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү чаралары үткәрелә. Өлкәннәр һәм инвалидлар бик теләп технология буенча шөгыльләнә. Реабилитация чаралары барышында алар буяулар белән бизиләр, рәсемнәр ясыйлар, шашка уйныйлар, туплар белән уйныйлар, бәйлиләр. Мондый төрдәге дәресләр өлкәннәрдә кулларның вак моторикасын үстерә, нерв киеренкелегенә, үз-үзеңне күрсәтүгә каршы көрәштә ярдәм итә, баш миенең эшен яхшырта.
Арт-терапия кәефне күтәрү ысулы гына түгел, ә өлкән кешене үз-үзләрен күрсәтү ысулы да.
2021елның 1нче сентябреннән Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче биш бала Шәмәрдән поселогында урнашкан “Әкият” балалар бакчасына йөри башладылар.
Бакчаның территориясе дә, бинасы да бик матур, “әкият” дигән исемгә туры килеп тора. Ишек алдында заманча итеп яңа уен җиһазлары урнаштырылган. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: күрсәтмә материал, дидактик уеннар бар, дәресләр уен формасында үтә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
1 сентябрьдә Россиядә һәм башка илләрдә уку елы башлануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп геройлары-беренче сыйныф укучылары. Алар өчен беренче кыңгырау яңгырый.
2021 нче елның 24 нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы саф һавада спорт уеннары шөгылен үткәрде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә
20 август көнне балалар интернат-йорты тәрбиячесе Сираҗиева Г .Ф. Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үткәрде.