Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә 2022 елның 30 сентябрендә Саба районы социаль өлкә оешмалары ветеран-җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл оештырдылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәле узды. Кунаклар оештырылган очрашудан бик канәгать калдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.
17 сентябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Иске Икшермә авыл җирлегендә узган «Милләтләр кроссы-2022» дә катнашты
План буенча, 2022елның 1 нче сентябреннән 10 сентябренә кадэр “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесендә Экстремизмга - Юк!» ункөнлеге кысаларында чаралар оештырылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Пенсия фонды белгече килде.
“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2022» иҗат фестивалендә катнашты.
9 сентябрьдә Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрделәр һәм видеотасмалар карап үттеләр.