Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Саба муниципаль районының "Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Минем гаиләм - минем байлыгым" темасына чара үткәрделәр. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм гаилә кыйммәтләре, традицияләре турындагы белемнәрен камилләштерделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында Саба районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Якупова Ф.Ш. белән очрашу узды.
2021-нче елның 30-нчы июнь көнендә ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"нда дәвалау физкультурасы буенча инструктор Дәүләтҗанова Алия Федаил кызы махсус Олимпиадага әзерлек буенча дәрес үткәрде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич”дип исемләнгән куңелле чарасы үткәрде .
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич”дип исемләнгән куңелле чарасы үткәрде .
2021 елның 24 нче июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова тарафыннан “Социаль туризм” технологиясе нигезендә өлкәннәргә Миңгәр авылында урнашкан «Minger Tower» кунак комплексына, Ш.Биктимиров исемендәге музейга һәм Мингәр авылының башка истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды.
2021 елның 15 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернат тәрбиячесе Тимергалиева Рузилә «Төрле материаллар белән бизәү " темасына фототерапия үткәрде.
Максат: фоторамканы төрле декоратив материаллар белән бизәргә өйрәтү.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гараева А.М. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Россия көне-ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме. Россия көне-милли бердәмлекне һәм гражданлык татулыгын символлаштыручы зур патриотик бәйрәм.