Һәр елны 9 Майда без Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Заманның үз истәлеге-тарихы бар. Без беркайчан да сугыш дәһшәтләрен онытмаячакбыз, хәзер без яшәү өчен һәлак булган солдат - геройларны онытырга хакыбыз юк. Сугыш турында хәтер-ул һәр кешенең намусында, чөнки кырыс сугыш турында болай гына оныта алмыйбыз. Бүген бөтен җирдә Җиңү көненә багышланган Батырлык дәресләре уза.
Җиңү көне алдыннан, 26 апрельдән, "Ветераннарга ярдәм" акциясе кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре көче белән 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны участокларында җыештыруда булыштылар. Аларның тырышлыгы белән ветераннарның өйләре һәм фатирлары яңа төс алды һәм май бәйрәмнәренә тулысынча әзер булды. Йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарттылар, агачлар агарттылар һәм башкалар.
Хезмәткәрләр һәрвакыт ветераннарның, пенсионерларның кәефен яхшыртырга тырышалар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Саба чишмәләре”ансамбле белән берлектә социаль хезмәт алучыларга Җиңү көненә багышланган концерт программасы оештырдылар.
30 апрель көнне интернат хезмәткәрләре балалар белән берлектә"Хезмәт төбе - хәзинә" дип исемләнгән мәкаль астында язгы өмәгә чыктылар.
Максат:
- хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, өлкәннәрнең һәм үз хезмәтенне бәяләргә өйрәнү.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич”дип исемләнгән куңелле чарасы үткәрде .
Иммунизация буенча Европа атнасы кысаларында иммунизация авыруларны профилактикалау һәм һәр кешенең гомерен саклау өчен мөһим әһәмияткә ия.
26 апрель көнне «Роспотребнадзор» ның Саба территориаль бүлеге белгече –эксперты Шәйхетдинова Ландыш Рамил кызы Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән иммунизация һәм коронавирстан вакцинация үткәрү мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Әлеге әңгәмәнең максаты-халыкның иммунизациядәге әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
Әңгәмәдән соң социаль хезмәткәрләр коронавирус йогышын профилактикалау турында үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр
23 апрель көнне "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре "Экояз - 2021"республика акциясендә актив катнаштылар. Алар үткәрәләр җыештыру буенча тирә-юнь территорияләрен йорт алучылар социаль хезмәтләр һәм вак ремонтлау ишегалды корылмалары.
2021 елның 22 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортынының тәрбиячесе Идрисова Сирена Илгизәр кызы ГабдуллаТукайның туган көненә багышланган иҗади бәйге үткәреде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән спартакиада үткәрде .
16 апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Әһлиева Г.Ф. "Бала куркынычсызлык илендә» программасы буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән өстәл уеннары кулланып «Конфликтны хәл итү ысуллары» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: үзеңнең, әйләнә- тирәңдәге кешеләрнең хәләтен аңлау, башка кешеләрне тою һәм күзаллауны өйрәнү.