ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2025 ел
шимбә
Республика көне алдыннан безнең балалар йортында бәйрәм чаралары: «Татарстан — безнең туган ягыбыз» дигән асфальтта конкурсы һәм «Минем Татарстан, иң яхшысы» дигән спорт бәйрәме үтте.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

22
август, 2025 ел
җомга

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә


8
август, 2025 ел
җомга

1
август, 2025 ел
җомга

 

1 август көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы 1914-1918 елларда булган Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көненә мәгълүмати белешмәләр таратты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

25
июль, 2025 ел
җомга

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре маскировка складында булдылар һәм техниканы дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрүеннән саклау өчен маскировка челтәрләре ясауга керештеләр. Әлеге кирәк-яраклар махсус хәрби операция уздыру зонасында актив кулланыла. Маскировка челтәрләре кирәкле ресурс булып тора һәм зур күләмнәрдә таләп ителә. Алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тырышып, без шулай ук челтәрләр үрү процессына кушылырга булдык. Һәркем үз өлешен кертергә һәм свода катнашучыларга ярдәм итәргә тели. Эшкә дә, волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табабыз, чөнки иң мөһиме – битараф калмау һәм тизрәк җиңүгә ирешүгә ярдәм итү!

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде. Әлеге технология балаларны ишегалды уеннарына тарту, актив ял оештыру юлы белән шатлыклы, күтәренке кәеф тудыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны пропагандалау максатында эшләнелгән.

Чара ахырында җәйге чорда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белешмәләр таратылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә  ЛФК инструкторы  тарафыннан “Скандинавия  йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International