Гаилэ хэм балаларга социаль хезмэт курсэту булеге педагогы социаль хезмэтлэрдэн файдаланучы бала белэн "Карлсон тослэрне ойрэнэ" дигэн темага шэхси дэрес уткэрде. Дэреснен максаты: тослэрне аерырга хэм атарга ойрэту. Дэрестэ уен формасында салават купере тослэрен ойрэнделэр, ишету хэм куру игьтибарын арттырдылар, фантазия хэм ижади карашны устерделэр.
2021 нче елның 13 нче гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. «Чыршы белән хушлашу» күңел ачу программасын үткәрде.
2021 нче елның 13 нче гыйнварында Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында Самара сакчылык отрядының Казан бүлеге җитәкчесе Сабиров Марсель Нәкыйп улы һәм профсоюз төркеме лидеры Захаров Вадим Николай улы белән хәйрия очрашуы булып узды.
2021 елның 7 гыйнвар көнендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк “Раштуа маҗаралары” дип исемләнгән уен үткәрде. Уен залда узды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре бүлектә исәптә торучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре бүлектә исәптә торучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар.
2021 елның 4 гыйнварында Югары Утар балалар йорты -интернатында тәрбияче Тимергалиева Рузилә "Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсымлык вакыты" темасына әңгәмә үткәрде.
Бәйрәм көннәрендә дә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезне ихтибарсыз калдырмыйлар. Алар олкәннәребенең йорт яны территорияләрен кардан чистарту буенча эш алып баралар. Социаль хезмәткәрләр йортларның түбәләрен кардан чистарталар һәм торак бинага керү мөмкинлеген тәэмин итәләр. Шулай ук өлкәннәр белән "Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе" технологиясе буенча газ һәм электр җиһазлары белән сак тоту турында даими рәвештә профилактик әңгәмәләр үткәрелә, йортларның түбәләреннән кар төшүнең куркынычлыгы турында кисәтәләр.