Кайгы һәм Хәтер көне-безнең уртак тарихыбызның фаҗигале битләре алдында баш иябез. "Балкыш" үзәге карамагындагылар белән бергә без сугыш һәм көч куллану аркасында тормышлары өзелгәннәргә тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Бүген без бер-беребезгә ярдәм итәргә, һәр һәлак булучының якты истәлеген сакларга һәм киләсе буыннарга тынычлык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен аңлатырга телибез. Бу көн бердәмлек, өмет һәм тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә омтылу символы булсын.
»Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Отар балалар интернат-йорты "ДКУда" хәтер эстафетасы " Спорт ялы
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның бу көнендә барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең туган илгә һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы башлана.
Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Алар шул чәчәкләрне, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, Мәңгелек ут янына салдылар. Кызыл гвоздика Җиңү символы булып тора. Бу чәчәк кешелек тарихында иң куркыныч сугышны узган солдатларыбыз чәчәге булып санала.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында райондашларга сәламәт һәм тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар таратылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды.
12 июньдә илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. "Россия триколоры" акциясе әлеге бәйрәм хөрмәтенә яхшы традициягә әйләнде. Туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, Ватаныбызның язмышы һәркемгә, безнең хезмәтебезгә, гражданлык җаваплылыгына бәйле. Россия көне бөек илебез, аның тарихы, ватандашларыбыз казанышлары белән горурланучыларны берләштерә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә триколор тасмасы өләштеләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- истәлекле бүләкләр бирелде.