Югары Утар балалар йорты -интернатында инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрелә башлады.
Җылылыкка, кайгыртуга , яхшылыкка аеруча мохтаҗ кешеләр бар - бу безнең үзенчәлекле балаларыбыз.
2021 елның 26 ноябрь көнендә «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йортында» тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы «Яратканнарыма бүләк» дигән темага открытка ясатты.
18 ноябрь көнне тәрбияче Сергеева Е. “Кыш бабайның туган көне” исемле чара үткәрде. Чарада 3 бала катнашты.
Чарага тубәндәге максатлар һәм бурычлар куелды:
- Балаларда күңел күтәренкелеге тудыру,
- Кыш бабай турындагы белемнәрен арттыру.
2021 елның 11 ноябрендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Балалар әкият ясый" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрде.
Максат: балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, сәнгатькә уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без көчле бердәм рухлы" дигән патриотик чара. 2021нче елның 3 ноябрь көнне "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортын"да тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. җитәкчелегендә халыклар бердәмлегенә багышланган " Без көчле бердәм рухлы " дигән патриотик чара үткәрелде. Барысы 16 бала катнашты.
25 нче октябрь көнне Югары Утар балалар интернат - йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. инициативасы белән иртәнге гимнастика үткәрелде. Чарада 16 бала катнашты.
2021 елның 19 август көнне Югары Утар балалар балалар йорты- интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Кәзге яфраклардан чәчәк бәйләме” дигән темага шөгыль үткәрде.
Бүген 2021 елның 15 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр яраткан әтиләрен- балалар йорты директоры И.Г. Гәрәевне котладылар.
2021 елның 6 нчы октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н.балалар өчен “Тылсымчы көз” дигән мастер- класс үткәрде.
29 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде. Шөгыльдә 10 бала катнашты.