7 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр Мордовия өлкәсе Саранск шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды. Регионга илнең 20 төбәгеннән спортчылар чакырылган иде.Алар арасында Саба районыннан 19 кеше катнашты, шуларның дүртесе безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр.
2021-нче елның 8-нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә "Дару үләннәре иленә сәяхәт” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды.
2021-нче елның 30-нчы июнь көнендә ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"нда дәвалау физкультурасы буенча инструктор Дәүләтҗанова Алия Федаил кызы махсус Олимпиадага әзерлек буенча дәрес үткәрде.
2021 елның 24 нче июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрде.
2021 елның 15 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернат тәрбиячесе Тимергалиева Рузилә «Төрле материаллар белән бизәү " темасына фототерапия үткәрде.
Максат: фоторамканы төрле декоратив материаллар белән бизәргә өйрәтү.
Россия көне-ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме. Россия көне-милли бердәмлекне һәм гражданлык татулыгын символлаштыручы зур патриотик бәйрәм.
“Балаларны яклау көне” бәйрәме –иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бәйрәм барлык тәрбияләнүчеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне җыйды.
26.05.2021 кече төркем тәрбиячесе Васильева Э.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат - йортында «җитез һәм оста "команда уены үткәрде.
2021елнын 21 маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Ильхамия "Саф һавада сәламәтлек сәгате” дигән чара
2021нче елның 13нче маенда, тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияләнүче балалар белән чара үткәрде һәм балаларга Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, Коръән сүрәләрен тыңлатты. Аннан балалар коймак белән чәй эчтеләр.