25 нче октябрь көнне Югары Утар балалар интернат - йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. инициативасы белән иртәнге гимнастика үткәрелде. Чарада 16 бала катнашты.
2021 елның 19 август көнне Югары Утар балалар балалар йорты- интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Кәзге яфраклардан чәчәк бәйләме” дигән темага шөгыль үткәрде.
Бүген 2021 елның 15 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр яраткан әтиләрен- балалар йорты директоры И.Г. Гәрәевне котладылар.
2021 елның 6 нчы октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н.балалар өчен “Тылсымчы көз” дигән мастер- класс үткәрде.
29 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде. Шөгыльдә 10 бала катнашты.
22 нче сентябрь көнне Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В., академик Андрей Сахаровның 100 еллыгына багышланган “Мин әле исән” дигән исемле чара үткәрде. Чаранын максаты : күренекле галим, физик , безнең ил хокук яклаучысы Андрей Сахаровның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм ватан пәрвәрлеге белән таныштыру. Чарада 16 бала катнашты.
16 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Ана һәм әти теле" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Анда барысы 16 бала катнашты.
2021елның 1нче сентябреннән Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче биш бала Шәмәрдән поселогында урнашкан “Әкият” балалар бакчасына йөри башладылар.
Бакчаның территориясе дә, бинасы да бик матур, “әкият” дигән исемгә туры килеп тора. Ишек алдында заманча итеп яңа уен җиһазлары урнаштырылган. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: күрсәтмә материал, дидактик уеннар бар, дәресләр уен формасында үтә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.
1 сентябрьдә Россиядә һәм башка илләрдә уку елы башлануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп геройлары-беренче сыйныф укучылары. Алар өчен беренче кыңгырау яңгырый.
2021 нче елның 24 нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы саф һавада спорт уеннары шөгылен үткәрде.