Россия көнен бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча "#ОкнаРоссии2022" акциясе игълан ителде, ул 2022 елның 8-12 июнендә уза. Акциянең максаты-катнашучылар тарафыннан гражданлык позициясе, патриотизм, Ватанга мәхәббәт күрсәтү.
Татар Чаллысы мәдәният йорты да әлеге акциягә кушылды.
10 нчы июньдә Тойгуҗа авылында татлы бәйрәм-Бөтендөнья туңдырма көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара сөт коктейле әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
2022 елның 9 июнендә Ижёвка мәдәният йортында "Ал җилкәннәр" лагеренда тәрбияләнүчеләр белән курчак-сакчылар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара балалар белән "Россия флагы" дигән мастер - класс үткәрде.
9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Абалач мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, бу уңайдан "Без бергә дуслар"исемле уен программасы үткәрелде.
6 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче белән берлектә Пушкин көненә һәм халыкара рус теле көненә багышланган "Табуретка -2022" район акциясенә кушылдылар.
3 июнь көнне Турай урта мәктәбенең «Ал җилкән " мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Ижевка авыл мәдәният йорты директоры Пономарева В.Б. музей почмагы буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
4 июнь көнне Ижевка мәдәният йортында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән ташландык материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре «Без яши торган йорт " дигән экологик акция үткәрделәр.
5 июнь көнне Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы кояшлы көндә авыл мәдәният йорты территориясендә "Кояш куяннары"дигән җәйге вернисаж оештырдылар.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |