2021 елның 8 маенда Татар Чаллысы авылында "Кайгылы ана" стеласы янында "Сугышның ачы хәтере" дип исемләнгән митинг узды.
7 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татар Чаллысы төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 8-9 сыйныф укучылары белән берлектә "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр.
6 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында “Сугыш еллары онытылмасын өчен” дигән мәгълүмат сәгате узды.
7 майда, Җиңү көне алдыннан, Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек башлыгы белән берлектә, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котладылар.
Монаш авыл мәдәният йортында зур дини бәйрәм кысаларында берничә чара үткәрелде.
2 май көнне Изге Христос якшәмбе көнендә Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән пасха уеннарын оештырдылар.
26 апрель көнне Илнесткомда “Марий талешке кече” милли герое көненә багышланган чара узды.
28 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Гасыр аша бию» дигән танып-белү программасы булып узды.
Ижевка авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Без-Тукай варислары"дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды.
Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татар орнаменты" фольклор дәресе үткәрделәр, анда балаларга орнамент төрләре, татар орнаментының төп элементлары һәм аны куллану турында сөйләделәр.