Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән күрше Алексеевск районында ике музейда булдылар.
Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече өлкән яшьтәге гражданнар белән актив озын гомерлелек принципларын һәм «Бармак гимнастикасы» технологиясен тормышка ашыру кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрүен дәвам итә.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри компетентлыгын арттыру өстендә даими эшлиләр. Соңгы вакытта – дистанцион режимда, интернет-технологияләр кулланып.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару максатларында шәһәр учреждениеләре белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге инде берничә ел 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Актив озын гомерлелек» клубы эшен алып бара.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар «Актив озын гомерлелек» программасы буенча шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары, аларның әти-әниләре, Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен матур концерт программасын «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлары әзерләде.
Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашучылары һәм көндезге тору төркемендә социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм хәйрия концерты узды.
Бүген «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» спорт чарасы уздырылды. Ул саф һавада үтте.
27 февральдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикасы» стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Бу эш юнәлеше Президент Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сайланган.