Хәрәкәт – озын гомерлелек сере
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Гаилә. Эш. Озын гомерлелек» экспозициясе ачылды. Россия Хезмәт министрлыгының күргәзмә киңлегендә «Актив озын гомерлелек»нең беренче интерактив картасы, «Россия эше» кадрлар үзәге, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларының эволюциясен күрсәтүче цифрлы медиатоннель һәм «Күп йөзле Россия» мультимедия инсталляциясе тәкъдим ителгән. Күргәзмә чорында павильон кунаклары өчен 600дән артык мастер-класс, лекция, очрашулар, кино күрсәтүләр һәм балалар өчен чаралар узачак.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресләре комплексы үткәрде.
Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Актив озын гомерлелек» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чарада «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары, район Ветераннар советы, территориаль үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Озын җәйге каникуллардан соң Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече, Скандинавия йөрешен яратучылар төркеме белән, Яшьләр паркында дәресләрне дәвам итә.
10 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Актив озын гомерлелек мәктәбе әгъзалары социаль эш буенча белгеч Ландыш Ханзарова белән берлектә табиб-физкультура диспансерына ачык ишекләр көненә чакырылды. Чара Бөтендөнья йөрәк көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланган иде.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында, өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының биш социаль хезмәтләр алучысы Болгардагы «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге карамагындагылар, Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен концерт программасы узды.
4 октябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру» темасына түгәрәк өстәл узды.
Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.