ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа «Игелек йорты»нда булды. Аны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.


7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Октябрьдән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары һәм Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашучылары өлкән буын гражданнар өчен сәламәтлек һәм скандинав йөреше мәктәбе программасына кушылдылар. Программаны оештыручы һәм җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов. Программаның төп бурычы – өлкән буын кешеләрен актив тормыш рәвешенә тарту, яшь проблемаларын физик күнегүләр аша җиңү.


1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен Өлкән кешенең куркынычсызлык мәктәбе кысаларында мөһим мәгълүмати сәгать булды. Чара өлкән буын вәкилләренең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга һәм көндәлек тормыш куркынычларыннан яклауга юнәлдерелгән иде.


31
октябрь, 2025 ел
җомга

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты программасын гамәлгә ашырып, актив рәвештә озак гомерлелек идеясен хуплый. Программаны уңышлы тормышка ашыруның иң ачык мисалларының берсе – актив пенсионерлар өчен «Пульс» клубы.


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Рәйхана Гыйльметдинова турындагы хикәя «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасының мөһимлеген бик яхшы чагылдыра.


27
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

«Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде дүрт елдан артык «Театр остаханәсе» студиясе уңышлы эшли. Бу эш «Актив озак гомерлелек» республика программасы буенча алып барыла.


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Гражданнарның физик хәлен яхшырту максатыннан, «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зиатдинов Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына үз-үзеңне саклауның гади алымнарын күрсәтте.


17
октябрь, 2025 ел
җомга

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен тәрбияче Ирина Телицына Өч Күл авылындагы питомникка экскурсия оештырды.


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр шәһәр тарихы музеенда булдылар. Музейның бай тарихы һәм төрле чорлардагы шәһәр халкының тормышын һәм көнкүрешен чагылдырган уникаль экспонатлар коллекциясе бар.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төркемле иҗат дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International