ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Минзәлә интернат-йорты делегациясе Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм учреждениенең эше белән танышты.


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты һәм «актив озын гомер» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәрәкәт итүләре чикләнгән өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә.


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

23 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Тукай муниципаль районы Ветераннар советының беренчел иҗтимагый оешмалар рәисләре һәм «көмеш» волонтерлар белән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында районның авыл җирлекләрендә «Актив озын гомерлелек» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өч елдан артык «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар өчен театр эшчәнлеге буенча дәресләр уза. Үзләренең куелышлары өчен артистлар үзләре иҗат иткән сценарийларны да, кертелгән төзәтмәләр белән әзер сценарийларны да кулланалар. Театр остаханәсе комплекслы үзәктә генә түгел, учреждениедән читтә дә уза торган тематик чараларда чыгыш ясарга тырыша.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Актив озын гомерлелеккә ярдәм итү программасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Яңа ел эшләнмәләре әзерләү буенча мавыктыргыч мастер-класс уздырылды. Чарага бер төркем өлкәннәр җыелды, алар иҗат дөньясына һәм бәйрәм рухына чумдылар.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Актив озын гомерлелек» тернәкләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары экологик рейдка кушылды.

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вазиева белән бергә Түбән Суыксу авылына күчмә чара оештырылды.


1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Гөлназ Сабирова «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференциясендә катнашты.


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында дүртенче, соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Кайбыч, Алексеевск һәм Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортлары хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикалары белән таныштырдылар.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Сәламәт бул!» дигән чара үткәрелде. Аның максаты – сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән эш алып бару юлы белән өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International