Елдагыча, Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбе базаларында быел да укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыйналды.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Саба муниципаль районының Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда укучылар, ата-аналар һәм педагоглар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар.
Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм оештырылды
«Футбол в школе» балалар һәм яшүсмерләрне дөньяда иң популяр спортка җәлеп итү проекты. Мәктәп укучылары физкультура дәресләрендә һәм спорт түгәрәкләрендә проектка кушылырга, даими турнирларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге ала. Мәктәпләр үз районнарында яки төбәкләрендә футбол тормышы үзәгенә әверелә.
Икенче кечкенәләр төркемендә үз Республикасы турында әңгәмә. Рәсем ясау шөгелендә "Матур әләм" ясау. Турыпочмаклык фигурасы, яшел, ак һәм кызыл төс турында белемнәрне ныгыту. Балаларда патриотизм хисе уяту.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары вакытларын бушка уздырмыйлар: даими рәвештә математик кузаллауларын, логик фикерләү сәләтләрен, вак-кул моторикасын үстерү өстендә эшлиләр.
Уртанчылар төркеме балалары трафарет белән керпе ясарга өйрәнделәр, табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрделәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кар бөртегенең микроскопта күренүе белән таныштылар һәм үзләре дә альбом битенә кар бөртекләрен төшерделәр.
Мөслим үзәк китапханәсе уздырган Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" конкурсында мәктэпкә әзерлек төркемендә йөрүче Хафизова Язилә 3 нче урынга лаек булды, диплом һәм китап белән буләкләнде.
Икенче кечкенәләр төркемендә өстәл уеннары. Мондый уеннардан балалар шатлыклырак, ачык һәм эчкерсез булалар, ә баш миенең аңлы һәм ихтыярсыз эшчәнлеге активлаша.