Мәктәпкәчә әзерлек төркеме сенсор бүлмәсендә. Сенсор бүлмәсендә шөгыльләр эмоциональ хәлне яхшыртуга ярдәм итә; борчылу һәм агрессиялек кимү; йокыны нормальләштерү; баш мие эшчәнлеген активлаштыру.
Уртанчылар төркемендә 8 март бйрәме булып узды, балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар.
Икенче кечкенәләр төркемендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 март узды. Балалар әниләренә һәм әбиләренә үзләренең шигырьләрен, җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.
Зурлар төркемендә иртәнге гимнастика. Массаж коврикларында йөру бик файдалы.
Тәрбияче Закирова Лилия Райхан кызы "Яшел ут-2022"конкурсында , "Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесендә балалар белән дәрес күрсәтеп, 2 нче урынны яулады.
"Яшел ут-2022" конкурсында "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы" 1 урын грамотасы белән бүләкләндек.
МБДОУ "Күбәләк" балалар бакчасы "Татарстан чаңгы юлы 2022" дә катнаштылар.
Зурлар төркеме балалары белэн Муса Җәлилне искә алдык. Анын ни өчен герой- шагыйрь дип аталганын белдек. Азалия " Сәгать" шигырен яттан сөйләде; Инзилә " Кызыл ромашка", Газизә" Дару" шигырьләренә карата рэсемнәр ясаганнар, шигырь эчтәлекләре буенча әңгәмә кордык. Биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштык.
Бүген Әлмәт шәһәрендә "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең зона этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан, конкурсның район этабында җиңү яулаган, Хәлиуллина Венера Васил кызы чыгыш ясады һәм балалар белән эшчәнлек күрсәтте.
Бакчабызда эшләүче ир- егетләребез Марат абый белән Данил абыйны якынлашып килүче бәйрәм- "Ватанны саклаучылар көне" белән котлап балалар концерт номерлары күрсәттеләр.