Яз бездә җылыну һәм беренче чәчәкләр белән генә түгел, ә йорт яны территорияләрен язгы чистарту өмәләре белән дә ассоциацияләнә.
«Язгы мәрхәмәтлелек ае» акциясе кысаларында, шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында «Балкыш» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә өмәгә чыктылар. Алар, энтузиазм белән, йорт тирәсендәге территорияләрне кыш буена җыелып килгән коры яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар. Аларга карата кайгыртучанлык белдерү күңелләренә хуш килде һәм алар рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
Аутизм спектры бозылган кешеләр булган гаиләләр белән теләктәшлек йөзеннән «зәңгәр төс кабыз» бөтендөнья акциясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «аутизм нәрсә ул? " дигән мәгълүмат белән листовкалар тараттылар.»
Аутизм эмоциональ элемтә урнаштыру, коммуникация һәм социаль үсеш сәләтен киметү, эчке дөньяда аффектив комплекслар һәм кичерешләр теркәлү белән чынбарлыктан» китү".
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында өй бүлеге мөдире Степанова А. һәм социаль эш буенча белгеч Зиннәтуллина А. Шәмәрдән авылында яшәүче Смышляева Тамара Михайловна янына бардылар.
«Балкыш»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен экскурсия
12 август көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль яклау бүлеге һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә, «E.L.L.E» хатын-кызлар мөһите җитәкчесе Ваһапова Э.А., «Бусинка» балалар бакчасы җитәкчесе Гатауллина Д. Н. катнашында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен бәйрәм оештырылды.
«Туризм - актив озын гомер чарасы» технологиясе кысаларында Саба муниципаль районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Галимова Резеда үзенең тәрбиясендә булган өлкәннәр өчен Теләче районы “Туган авылым” комплексына экскурсия оештырды.
28 июнь көнне ведомствоара социаль тернәкләндерү комиссиясе председателе, Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н. Гайнутдинова , «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә эшләүче белгече Хайбриева Н.И. авыр хәлдә калган гаиләләргә барып, профилактик әңгәмәләр уткәрделәр, аларның көнкүреш шартлары, яшәү рәвешләре белән таныштылар.
23 июль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче, Саба районы "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
20 июль көнне Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында учреждение хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узды.