"Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы тәмамланды.
Татарстан Республикасында "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучыларның грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү дә. Кулланучы белеме нигезләрен белү көннән-көн күбрәк әһәмияткә ия була бара.
Бүген Түбән Кама шәһәренең 37нче мәктәбендә Кама аръягы укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче этабы уза. Язма рәвештә тест үтү өчен якын-тирә районнардан 38 укучы килгән. Тест нәтиҗәләре буенча, билетлар буенча телдән әңгәмә кору өлешенә 14 бала киләсе өлешкә узды. Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасы башланып киткән иде.
"Кулланучы белеме нигезләре" республика олимпиадасының беренче ике турына йомгак ясалды, алар нәтиҗәсендә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев һәм Чаллы шәһәрләре урта белем бирү мәктәпләренең унике укучысы уңышлы гына өченче турга узды. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашучылар белән индивидуаль эш алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, олимпиадага җентекләбрәк әзерләнү өчен, Чаллы шәһәренең 78 нче һәм 58 нче гимназиясе укучылары белән дәрес үткәрде.
Бүген гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" республика олимпиадасының II этабы башлана. Олимпиаданың икенче этабына узган 948 кеше иҗади эшләр әзерләргә, ә атап әйткәндә тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча эссе язарга тиеш
Кичә, 2019 елның 15 августында, "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды
Узган ялларда төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында мәктәп укучылары арасында «IT Essentials» мәгълүмати технологияләр нигезләре буенча беренче төбәкара олимпиада финалы узды. Олимпиаданың оештыручылары -Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Cisco челтәре академиясе белән берлектә.
Яшь программистларның финалы Иннополис, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Витебскида (Беларусь Республикасы) дүрт мәйданчыкта узды. Җиңү өчен Үзбәкстан, Болгария, Көньяк Корея, Бельгия, Венгрия, Сербия, Гонконг, Израиль, Украина, Беларусь һәм Россиянең 21 регионыннан 7-11 нче сыйныф укучылары көрәште.