ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның,  кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес,  кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер - класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген районыбызда шатлыклы, әһәмиятле һәм тарихи вакыйга - Сабабызда 1993 елдан бирле эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее бүген яңа бинага күчеп, үзенең яңа тарихын башлый. Үткәнен саклап, бүгенгесен барлап, киләчәгенә якты заманча караш ташлап, кунаклары өчен бүген тәүге кабат ишекләрен ача!

Саба туган якны өйрәнү музее – Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән, хәзерге вакытта яшәүче  һәм яшәячәк кешеләр тарихы урын алды. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнелде. Яңа экспозиция нигезенә музейда электән үк булган экспонатлар белән бергә, яңалары да куелды. Үзенең составында балалар өчен рекреацион – уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күпфункцияле бүлмә, Сабаның киләчәгенә очу өчен 5d кинотеатр залы да бар. Шулай ук заманча музей технологияләре – компьютер һәм мультимедия технологияләре, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан музеебызда бик эчтәлекле, экспонатларга бай вакытлыча күргәзмә дә эшли.

Музеебыз балалар өчен менә дигән тарихны өйрәнү, патриотик тәрбия алу урыны булса, өлкәннәребезгә үткәннәргә кайту, хәтер төпкелендә яткан мизгелләрне кабат яңарту урыны булып торачак. Гаилә белән үзенең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләргә, читтән килгән районыбыз кунаклары өчен дә кызыклы булачак.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген, 18 февральдә, Камал театрының иске бинасында милли каһарманыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 119 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмдә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.  
Бәйгегә 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.  Жюри карары нигезендә барлыгы 107 җиңүче билгеләнгән.
Җиңүчеләр арасында "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Камолова Сафия 2 урын яулады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре күренекле татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган  “Муса Җәлил - татар халкының каһарман улы” дигән әдәби сәгать оештырды. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, викторинада катнаштылар. Балалар бик яратып,  шагыйрьнең татар халкының көчле рухын,  батырлыгын чагылдырган  һәм балаларга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар .

Тэги: Мәдәният бүлеге

10 февральдә рус шагыйре, прозаигы, драматургы, рус әдәби сүзенә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез шигырьләрен уку, алардан илһамланып, аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәте бар. Үзенең кыска гына гомерендә А.С. Пушкин рус әдәбиятының классикасына әверелгән бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә. 15 февраль көнне, бөек рус шагыйрен искә алу көненә багышлап, Иштуган авыл китапханәсендә «Тормыш. Үлем. Үлемсезлек» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бөек рус шагыйренең биографиясенә һәм әсәрләренә багышланган басмалар, А.С. Пушкин иҗатының тормышы һәм үзенчәлекләре турындагы китаплар, шулай ук аның әдәби әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук шагыйрьнең төрле укучылар өчен язылган басмалары да бар иде.

Балалар өчен-әкиятләр, ә өлкән яшьтәгеләргә Пушкин прозасын: «Белкин повестьлары», «Полтава», «Капитан кызы», «Пиковая дама», лириканы укырга киңәш итәбез. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Китап күргәзмәсенә күзәтү укучыларыбызга шагыйрьнең ихласлыгын  яңадан тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Әтигә бүләк " дигән мастер-класс үткәрделәр.

       23 февральдә илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Яклаучы булу - Россиянең һәр гражданының мактаулы бурычы. Һәр ир-ат, офицер, галим, студент яки мәктәп укучысы булсынмы - үз Ватанын, үз гаиләсен саклаучы. Бу Россиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе һәм бүгенге көндә яшәүче барлык сугышчыларны котларга һәм төрле сугышлардагы геройларны искә алырга сәбәп.

      Балалар өчен үз куллары белән әтигә яки бабайга бүләк ясау - авыр бурыч. Бу мастер-класста балалар гади картоннан һәм төсле кәгазьдән открыткалар ясадылар. Балалар рәхәтләнеп һәм кызыксынып эшләделәр, фантазия һәм хезмәт сөючәнлек күрсәттеләр. Балалар аларны Ватанны саклаучылар көненә үзләренең туган кешеләренә: әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк итәчәкләр.

      Иҗади остаханә шатлык һәм илһам атмосферасында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Муса Җәлил – бөек шагыйрь. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен үлемсез шигырьләр яза. 16 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тормышым халыкта җыр булып яңгырады...» дип исемләнгән урта звено балалары өчен кичә үткәрделәр. Чараның максаты: шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; яшүсмерләрдә шигърияткә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, тормышның лирикада сәнгатьчә, образлы чагылышы үзенчәлекләрен аңлау; укучыларны Муса Җәлил үрнәгендә тәрбияләү. Балалар Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турындагы хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар, аның әсәрләрен укыдылар. Шулай ук аның фаҗигале һәм героик язмышы турында да белделәр. Балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укылды.  Чара ахырында барлык катнашучылар шагыйрь һәм герой Муса Җәлилне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба район китапханәсендә якташ әдип Газиз Нәбиуллинның тууына 105 ел уңаеннан “Ул безнең күңелләрдә. Якташ Газиз Нәбиуллин” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәчеләр әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Саба гимназиясенең 6 “Д” сыйныф укучылары Г.Нәбиуллинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Газиз Нәбиуллинның кызы Зарима ханым, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Мөбарәкова Ә., “Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Мәүлетов Ф., “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр  Г.Нәбиуллин турында истәлекләрне яңартып сөйләделәр. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга, мәктәп укучыларына теләкләрен җиткерде, Зарима ханымга истәлек бүләге тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
февраль, 2025 ел
шимбә

15.02.2025 көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенен Яшьлек Хореография коллективы  "Вдохновение" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашты, ул Казанда узды. Уңышлы чыгыш ясап, коллектив 1 дәрәҗә лауреат булды.    "Яшьлек" Хореография коллективы җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.га Рәхмәт хаты һәм "Иң яхшы җитәкче" дипломы тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
февраль, 2025 ел
җомга

Россиядә 27 гыйнварда хәрби дан көне – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. Блокада 872 көн дәвам итә – 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр. Бу вакыт эчендә Ленинградка 150 меңнән артык авыр артиллерия снаряды һәм 70 меңнән артык бомба ташланган. Шәһәрдә 526 мәктәп һәм балалар бакчасы, 21 фәнни учреждение һәм 840 завод җимерелә. Блокадада кешеләр өчен иң куркыныч нәрсә булды? Хәлне 1941-1942 елларның кырыс кышы, су һәм җылылык булмау начарайтты. Әмма Ленинград өчен иң куркыныч сынау ачлык булды. Төрле бәяләүләр буенча, блокада елларында 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган. Аларның 3% ы гына бомба төшү һәм артобстреллар нәтиҗәсендә үлгән, калганнары ачлыктан үлгән. Бу тарихи фактлар турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында узган «Ленинград батырлыгын хәтерлибез...» мәгълүмати сәгатендә белергә мөмкин иде. Катнашучылар "Блокада икмәге" нең нинди ингредиентлардан һәм ничек ясалганын күрделәр,  тагын безнең заманда пешерелә торган чын икмәкне татып карадылар. Икмәкнең бу ике төрен чагыштырып, катнашучылар ул вакытта олыларның һәм балаларның нинди шартларда исән калуларын аңладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International