Ел саен 15 май көнне Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе "Жили-были сказочные семьи" дигән викторина үткәрде, әкиятләрдә дә әти-әниләр, абыйлар һәм апалар, бабайлар, әбиләр һәм хәтта бала караучылар да бар. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр. Әкиятләрне искә төшерделәр.
Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
15 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының балалары өчен “Балалар язучылары белән танышабыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар танылган балалар язучыларының китаплары дөньясы буйлап «Г.Тукай һәм А.Алиш китаплары», «Татар, рус язучылары» тукталышлары белән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара балаларның язучылары турында белемнәрен киңәйтте
14 май көнне Саба район китапханәсенә Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-10 сыйныф укучылары килде. Кунакларга район китапханәсе буенча экскурсия үткәрелде, анда алар китапханә тарихы, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Чара тәсбих җыю, сумка-шоппер буяу, эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау белән дәвам итте. Пушкин картасы буенча 36 билет сатылды.
Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары “Һәр гаиләдә герой бар” исеме астында рәсем күргәзмәсе ясады.
Балаларның рәсемнәрендә фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, безгә тыныч, ирекле тормыш бүләк иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре чагылган. Рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларын, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен сурәтләделәр. Һәрбер эштә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр дә ясалган.
Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Күргәзмәдә актив катнашкан һәр балага рәхмәт белдерәбез.
Фронттан килгән хатлар... Сугыш елларында бу кешенең бер-берсен меңнәрчә километр ераклыкта ишетү өчен бердәнбер мөмкинлек булган. Бу хатлар сугышның кайнар сулышын саклый. Бу хатлар безнең буынны шул ерак еллар белән бәйләүче бер җеп. Саба гимназиясе укучылары өчен Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре тарафыннан «Солдат хатлары» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Чара барышында балаларга берничә хатның эчтәлеге укылды. Әлеге чараның максаты үз Ватаны, үз халкы өчен горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш вакытында килгән хатларның мөһимлеген аңлау, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
3 май көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен брелок ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.
2 майда Түбән Шытсу төп мәктәбендә А.Кәримуллин район китапханәсе эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау,сумка- шоппер буяу һәм алкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем үз эшен үз фантазиясенә нигезләнеп башкарды.
Пушкин картасы буенча 46 билет алынды.
2 май көнне Саба район балалар китапханә китапханәчесе Шакирҗанова И.И. Шәмәрдән лицееның 4 “В” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрелде. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Тарих шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Утырышта Марданов Валентин Исхак улы турында турында сүз алып барылды. Ул авылда сирәк очрый торган «Фарзон» тракторын беренчеләрдән булып алып кайта, җирне бергәләп эшкәртү буенча «Эш» дип исемләнгән оешма булдыручы шәхес буларак билгеле.Чара барышында катнашучылар фикер алыштылар, якташыбыз тормышы турында мәгълүмат тупладылар.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 23 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган квест-уенын үткәрделәр. Балалар биремнәрне үтәп, әсәрләр буенча табышмаклар, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныдылар һәм Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.