Билгесез солдат көненә Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире "Билгесез солдатка багышлана" дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган совет солдатларының хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерергә тиешле барлык россиялеләр өчен әлеге истәлекле көннең килеп чыгышы тарихы белән таныштырды. Чара барышында патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Әлеге чара тематик китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. Анда совет язучыларының әлеге темага һәм Бөек Ватан сугышы турындагы китаплары тәкъдим ителде.
30 ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4"А" сыйныф укучылары өчен "Без Әдәби аланда" танып белү әдәби сәгате үткәрелде. Укучылар "Әдәби алан" проектының биремнәрен үтәделәр, алар ВКонтакте сайтында китапханәнең шәхси битендә урнаштырылып барылды. Чарада милли ризыкларга, музыка уен коралларына күзәтү ясалды, шулай ук мәкальләрнең парын табып, аларның мәгънәсен белделәр. Укучылар җавапларны "Әдәби алан" махсус дәфтәрләренә яздылар.
2023 елның 28 ноябрендә 16:00 сәгатьтә "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" панно - "изю һәм алка" бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара орнамент тарихыннан башланды.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук бәйрәм көне уңаеннан әниләрен сөендерергә бик матур бүләк тә булды.
Саба гимназиясенең 3"Д" сыйныф укучылары өчен "Без Әдәби аланда" танып белү-әдәби сәгате үткәрелде. Чарада милли костюмнар, ризыклар һәм бизәкләр каралды. Барлык биремнәр дә ВКонтакте китапханәсенең шәхси битендә урнаштырылып барылды. Укучылар җавапларны "Әдәби алан" махсус дәфтәрләренә язып куйдылар һәм татар итек-читекләрен буядылар.
Иң яхшы бүләк ул билгеле үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк. Яраткан әниләр өчен ясалган бүләк — ул һәрвакыт күңелгә үтеп керә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан “Әниемә бүләгем” дип исемләнгән мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар бүләк ясаганда һәрберсе үз фантазиясен кулланып, оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр. Балалар ясаган бүләк әнигә яки әбигә тәкъдим итә алырлык матур, төсле, кабатланмас килеп чыкты. Мастер-класста катнашучы укучыларның барысына да ясаган бүләкләре бик ошады. Чарадан алар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
Укыгыз! Гомерегездә яңа китаптан бер генә битне дә укымаган бер генә көн дә булмасын! (К. Г. Паустовский)
Кадерле дуслар, яңа китаплар исемлеге тулылануын дәвам итә. Һәм без үз чиратыбызда сезне яңа китаплар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Олы Кибәче авыл китапханәсендә укуның мавыктыргыч дөньясына күзәтү ясалды! Хәбәр, хикәяләр, яңа басмалар... Сез яңа китаплар укып, меңләгән сорауга җавап таба аласыз. Күзәтү вакытында китапханәче укучыларга китапның кызыклы мизгелләрен сөйләп бирде һәм укып чыкты. Күп кенә китапларны уку өчен өйгә алдылар.
16 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубының чираттагы утырышы узды. Көннең темасы "Бәхет нәрсә ул?" иде. Җирле язучы Муса Абдуллин "Безнең гәҗит" газетасыннан "Бәхетем минем" исемле мәкаләсен укыды, шулай ук җирле шагыйрьләр Габит Фәрхетдинов, Миннефәрит Моталлаповның бәхет темасына шигырьләре укылды. Ветераннарыбыз өчен “Яңа китап - яңа дус!” дип исемләнгән яңа кайткан китаплардан торган күргәзмә төзелде, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ветераннар өйдә уку өчен китаплар алдылар.
Якты, җылы һәм назлы «Әниләр көне» бәйрәме якынлаша. Үз хисләреңне мөмкин кадәр тулырак күрсәтер өчен, әнигә үз кулларың белән бүләк ясарга кирәк. Бу чын бүләк булачак, анда җан һәм кул җылысы салынган була бит. «Әниләр көне» уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сөекле әниемә бүләк» дигән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар урман музее хезмәткәрләре белән берлектә яраткан әниләренә бүләк ясадылар.
9 ноябрьдә бөтен дөньяда Иван Сергеевич Тургеневның тууына 205 ел тулуын билгеләп үттеләр. Бу дата хөрмәтенә 11 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен "И.C.Тургеневның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде һәм аның биографиясе турында җентеклекләр, тормыштан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чара барышында укучылар белән "Бежин луг" әсәреннән өзекләр укылды.