ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Саба район балалар китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI Төбәкара акциясендә катнашты. Саба гимназиясенең 4 "Д" сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр акция турында һәм рус шагыйре, талантлы рәссам, драматург М. Ю. Лермонтов тормышындагы якты вакыйгалар турында сөйләделәр. «Страницы жизни русского поэта» китап күргәмәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханәдә булган әдәбият, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар  «Парус», «Утёс», «Осень» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы  балалар  иҗаты  өчен  илһам  чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да.  Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар!  16нчы октябрьдә Саба район балалар китапханәсендә  Саба гимназиясенең  1 "Б" сыйныф укучылары өчен миләш яфракларыннан керпе ясау буенча «Көзге фантазияләр»  дип исемләнгән мастер-класс  үткәрелде.Чара ахырында көз фасылына багышланган китапларга күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән конкурс игълан итте. 14 октябрь көнне  Корсабаш мәдәният йортында Яңа Мичән мәдәният йорты, китапханә, Иске Мичән мәдәният йорты, Керәнле авыл клубы  тамашачыларга "Язгы чәчү "халык традициясен тәкъдим итте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.


14
октябрь, 2023 ел
шимбә

Саба гимназиясенең 2 "Г" сыйныфы укучылары өчен “Без Әдәби Аланда”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар “Әдәби алан” проекты белән таныштылар. Чарада  китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелган милли киемнәргә күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

13
октябрь, 2023 ел
җомга

13 нче октябрь көнне Саба район китапханәсендә “Татарча диктант Яз -2023” акциясе узды. Татарча диктантның төп максаты -  татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.  Шулай итеп бүген һәркем туган теленең ни дәрәҗәдә камил белүен тикшерә алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр” клубы әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате саклана. Музей – ул хәтер хәзинәсе. Саба районы Юлбат авылында да озак еллар дәвамында тарих укытучысы булып эшләгән Сафин Ильдар Фатхулла улының шәхси музее бар. “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләр, тарих белән кызыксынучылар өчен шул музейга сәяхәт оештырылды. Ильдар абыйның еллар дәвамында җыелган экспонатлары, Юлбат авылы тарихы турында күп кенә мәгълүмат тупланылды.  Әлеге музей татар халкының элеккеге тормышын чагылдырган бай тарихи ядъкәре булып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11нче октябрь көнне Саба гимназиясенең 1  "В" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Балаларда туган як табигатенә карата кызыксыну теләген уяту максатыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре укучыларга «Үсемлекләр дөньясы белән танышу» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.  Чара барышында балаларны үсемлекләренең кайбер төрләре, аларның үсү тәртибе, тәбигый үзенчәлекләре, хуҗалык тормышында кулланылышы, әһәмияте белән таныштыру бурычы куелды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Читайка» клуб берләшмәсе өчен Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Барлык тереклеккә дус бул» дигән эко-сәгать үткәрде. Чарада балалар гаҗәеп фактлар һәм экологик кагыйдәләр белән таныштылар. Чара барышында алар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын белделәр. Шулай ук — безнең уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклекне аңладылар. Чара барышында экологик темага китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International