Көз үзенчә уйчан һәм моңсу, лирик һәм серле. Көз иң катлаулы, нечкә һәм шул ук вакытта зирәклек белән тулы вакыт. Табигать дөньясы гаҗәп һәм кабатланмас. Ул балага матурлыкны белергә, фантазияне үстерергә ярдәм итә. Табигатьнең үзенчәлекле, шигъри образын һәр бала үзе өчен ача, әдәби әсәрләр белән таныша. Табигать турында шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыганда, балалар аның белән даими аралашалар, игелеклерәк, игътибарлырак булырга өйрәнәләр, үз күзәтүчәнлекләрен үстерәләр. 7 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсендә елның иң матур вакытына-көзгә багышланган чара узды. " «Очей очарованье»" – бөек Пушкин елның искиткеч вакытын-көзне шундый сүзләр белән сурәтли. Әдәби кафега бүген «Китап сөючеләр» клубында катнашучылар килде , китапханәче һәм балалар көз турында шигырьләр, бөек рус шагыйрьләре С. А .Есенин, А. С. Пушкин, Н. А. Некрасов, К. Паустовскийның « Алтын линь» хикәясеннән өзекләр укыды. Ә чараның ахырында барысы да көз көне табигать күренешләре турында табышмакларны бергәләп чиштеләр. Балаларга Көзге табигать үзгәрешләре, көзге хайваннар тормышы, көзге айлар турында « Көз зирәклеге вакыты " китап күргәзмәсе тәкъдим ителде
6нчы октябрь көнне Саба урта мәктәбенең 1 «А» һәм "Б" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
6 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баетуын ныгыту һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов «Каз бэбкэле сабый чак» җыры белән «Эстрада» номинациясендә катнашып диплом белән бүләкләнде.
27нче сентябрь көнне Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп интернатының 1 «А» сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
27 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә татар рәссамы, график, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның халык рәссамы (1980) Фәттахов Лотфулла Абдулмән улының 105 еллыгы уңаеннан «Лотфулла Фәттаховка – 105» - тематик киштә оештырылды. Ул 1950-1980 елларда Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, тематик картина остасы. Фәттаховның татар авылына, тарихи-революцион темага багышланган әсәрләре совет сәнгатенең классикасына әверелә: «Сабантуй» (1957), «Яңа буралар» (1959), «Революцион комиссар Мулланур Вахитов» (1964), «Совет властеның беренче елларында» (1967) һ. б. Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Чуваш сәнгать галереясендә (Чебоксар) сакланалар.
Саба район китапханәсе "Кабак бәйрәме - 2023" район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Байлар Сабасының үзәк мәйданында узды, анда кабак һәм башка яшелчәләрдән композицияләр күргәзмәсе булды. Китапханә хезмәткәрләре район халкы өчен фотозона оештырды.
21нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен “Юлларда куркынычсызлык” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашты.
19 сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.
Шәмәрдән балалар китапханәсе «Эрудит» клубы әгъзалары өчен “Минем һөнәрем - китапханәче” һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрде. Балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. үзенең яраткан һөнәрен тәкъдим итте, китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Бу һөнәр искиткеч, ул иҗади, энергияле, талантлы кешеләр өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балалар заманча китапханәче китап саклаучы гына түгел, ә укытучы, артист, маркетолог, психолог һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгеч дигән кызыклы әңгәмә тыңладылар.