14 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, “Халык мәкален дәвам ит!” уены уйнатылды, шигырьләр укылды.
Бүген балаларга әдәби белем бирү, аларны укуга җәлеп итү проблемасы кискен тора. Безне китапларны мәгълүмат чыганаклары: телевидение, компьютер уеннары, видеопродукция белән кысрыклау борчый, шуңа күрә китапханәләрнең төп максаты – китапка хөрмәтне кайтару, балаларны һәм ата-аналарны укырга җәлеп итү. Балаларга китаплар тәкъдим иткәндә, аларның кызыксынуларын һәм омтылышларын исәпкә алырга кирәк. Аларга китап сайлау иреге бирергә кирәк. Сайлау иреге укуга кызыксынуны арттыра, әсәрләрне кабул итүгә уңай йогынты ясый. 11 сентябрьдә 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында Саба район китапханәсе китапханәчесе Регина Миңнуллина ата-аналар өчен баланың шәхесен формалаштыруда укуның роле турында әңгәмә үткәрде. Укучылар кызыксынуын үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр дигән тәкъдим итү исемлеге таратты.
11 сентябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Л.Н.Толстойның «Балалар өчен» дип исемләнгән кычкырып уку чарасын үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Л. Н.Толстойның әсәрләре файдалы һәм акыллы киңәшләр саклый, тирә-юнь дөньясын, игелекне, тапкырлыкны аңларга өйрәтә. Укучылар «Өч аю», «Филипок» әсәрләрен кычкырып укыдылар, табышмакларны чиштеләр.
2023 елның 9 сентябрендә (иске стиль буенча 28 август) рус әдәбияты тарихына, дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кыйммәтле өлеш керткән иң бөек рус язучыларының берсе Лев Толстойның тууына 195 ел тула.
Лев Николаевич Толстойны психологизм остасы, роман — эпопея жанрын булдыручы, оригиналь фикер иясе һәм тормыш укытучысы дип атыйлар. Гениаль язучының әсәрләре Россиянең иң зур байлыгы. Аның мирасы 90 томлык нәфис һәм публицистик әсәрләр, көндәлек язулары һәм хатлар тәшкил итә.
Язучының юбилеена Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Урыс җаны көзгесе» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының танылган әсәрләре тәкъдим ителде: «Анна Каренина», «Война и мир», «Воскресение», «Детство. Отрочество. Юность» автобиографик трилогиясе, «Кавказский пленник», «После бала», «Севастопольские рассказы» хикәяләре һәм балалар китаплары булды. Әлеге китаплар укучы алдында язучының биографиясеннән фактларны, аның тормышы турында замандашларының истәлекләрен ачты, төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы укучыларга кызыклы булды.
7 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
6 нчы сентябрь көнне Саба урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучылары өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Китапның мәңгелек юлдашы” дигән мастер-класс үткәрделәр. Китап кыстыргыч кечкенә булса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле бит табу уңайлырак. Чара барышында укучылар укуның файдасы һәм китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
2023 нче елның 2 нче сентябрендә Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Йөгерүче китап – 2023» дип исемләнгән көзге Бөтенроссия интеллектуаль йөгерешендә катнаштылар. Әлеге социаль-мәдәни акция китапханәләрне инновацион, креатив тирәлек, танып-белү өчен ял итү урыннары һәм мәдәни тормыш үзәкләренең берсе буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән. Акциянең үзенчәлекле форматы китапханәләргә яңа уку аудиториясен җәлеп итәргә ярдәм итә һәм үз эченә интерактив һәм спорт элементларын ала. Идеянең авторлары- А. П. Гайдар исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе «Лесной шәһәре» шәһәр округы һәм Новоуральск шәһәр округының халык китапханәсе. Шәмәрдән китапханәсе хезмәткәрләре алдан эшләнгән маршрут буенча старт алды, алар Шәмәрдән урамнары буйлап үтте. Үтеп баручыларга милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына кагылышлы сораулар бирелде, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр өләшенде.
Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту һәм бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 31 август көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Исем кушу йоласы” исемле танып-белү сәгате үткәрде. Нинди исемнәр бар? Исемнәрнең әһәмияте, мәгънәсе нидә? Шул сорауларга бергәләп җавап эзләдек. Чакырылган кунак - Сафин Рафил белән берлектә исем кушу йоласы театральләштерелгән формада күрсәтелде. Балалар төрле милли уеннар уйнадылар, тематик китаплар ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәсе белән таныштылар. Шулай ук балаларга мультфильм күрсәтелде һәм балалар журналларына күзәтү ясалды. Чара эчтәлекле һәм күңелле үтте.
30 август көнне Саба район китапханәсе Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Китапханәчеләр балалар өчен мәйданчык оештырдылар, анда үз кулларың белән китаплар өчен кыстыргыч ясарга, Татарстан флагын буярга мөмкин иде. Чарада "Татарстан-Без бергә!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, шулай ук китапханә хезмәткәрләре бәйрәмдә халыкка тасмалар тараттылар.
30 августта "Ямьле Саба" яр буенда Татарстан Республикасы көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Милли моңнар ватаны син, Сабам» бәйрәм чарасы узды.