ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 26 августта Олы Нырты авыл китапханәсендә «Татар костюмы тарихы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Милли костюм - һәр халыкның үзенчәлеге, ул үзендә ниндидер серләр һәм традицияләр саклый. Татар халкы үз тарихын һәрвакыт хөрмәт иткән һәм үз милли гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә тетрәнү белән караган. Чара барышында балалар татар милли костюмы тарихы белән таныштылар, аның нигезендә төрки киемнең борынгы формалары ята икәнен белделәр. Шулай ук балалар кием төсе, бизәнү әйберләре һәм татар костюмының башка детальләре нинди әһәмияткә ия икәнен белделәр. Балалар татар милли киемнәрен билгеләүче сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: чабата, калфак, түбәтәй. Аннары китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда төрле чор һәм катлам татар костюмнары турында сөйләүче басмалар тәкъдим ителде.
Август аенда Россия язучысы, әдәби тәнкыйтьче, фронт газеталары хәбәрчесе, Дәүләт премияләре һәм бүләкләре лауреаты, сугыш һәм сугыштан соңгы чор турында китаплар авторы Александр Борисович Чаковскийның тууына 110 ел тула. 26 августта Шәмәрдән модель китапханәсендә «Свет далекой звезды» дигән авторның күргәзмәсе оештырылды, анда авторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең төп өлеше булып Александр Чаковский иҗатының иң югары ноктасы булган «Блокада» роман-эпопеясы тора. Роман якты, темпераментлы, талантлы итеп язылган, ул укучылар арасында танылу ала.
24 нче август көнне "Ямьле Саба" яр буенда Саба район китапханәсе оештырган "Җәйге китапханә 2023" проекты катнашучыларын тәбрикләү тантанасы узды.
Чарада Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаиль улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллина,
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаева катнашты. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз, татар телендә чыга торган "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары һәм "Салаваtik" лар төркеме булды.
Чарада "Иҗади остаханә", "Китап кыстыргыч ясау " мастер-класслары оештырылды.
Җәй буе "Вконтакте" челтәрендә бирелгән биремнәрне үтәп, дәфтәрләренә язып барган китап укучыларына рәхмәт хаты һәм матур истәлекле китаплар тапшырылды.
Шулай ук чарада «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проектында катнашкан, Саба районы җиңүчеләре бүләкләнде.
Чара "Салаваtik"лар төркеме концерты белән дәвам итте.
22 августта Россия Федерациясендә флаг көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы – милли флагка багышланган бәйрәм. Бу көн Россия гражданнары өчен үз Ватанына карата хөрмәт һәм горурлык белдерү өчен үзенчәлекле мөмкинлек булып тора. 22 августта Сабаның 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Саба район китапханәсе, балалар китапханәсе белән берлектә, патриотик сәгать уздырды. Китапханәче балаларга Россия символикасы, Россия флагы барлыкка килү тарихы, Триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, нинди очракларда Россия Федерациясе флагы күтәрелүе турында сөйләде. Алар флаг сүзенең нәрсә аңлатканын, флагларны кайда күрергә мөмкинлеге белән таныштылар. Россия Федерациясе гимнын тыңладылар. Чарада «Россия великая держава» китап күргәзмәсе оештырылды. Чара мастер-класс белән дәвам итте, балалар үз куллары белән Россия флагларын ясадылар. Чара ахырында китапханәче балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды. Балалар «Том Джерри», «Сабантуй», «Салават купере» журналлары белән таныштылар.
Саба район китапханәсе "Гаилә"паркында яшүсмерләр белән "Библиопати" проекты кысаларында "Яшьләргә нинди ял кирәк?" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче Миңнуллина Р.Р. катнашучыларга китапханә бүген уку урыны гына түгел, ә мәгълүмат һәм белемнәр патшалыгы, ялгызлар һәм дуслар өчен очрашу урыны, белем багажын тулыландырып кына калмыйча, ял итү дә кызыклы булган мәгълүмат мәйданчыгы дип сөйләде.
15 август көнне Саба район китапханәсе “ Олимп” паркында “Саба районы язучылары, шагыйрьләре” дип исемләнгән әдәби танып белү сәгате үткәрде. “Якташ язучыларыбызның иҗаты” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм кызыклы уен-викторина үткәрелде.
Керәнле авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында' "Балкыш" берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп мунчага озаттылар. Алар мунчадан чыкканда, башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар, аларның гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
"Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белегез!"-дигән исем астында Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә 6 нчы номерлы «Балачак» Саба балалар бакчасында танып белү уены уздырдылар. Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китапханәче сөйләвеннән балалар юлда, җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга, велосипедта ничек йөрергә, юл билгеләре нинди була һәм алар нәрсә турында сөйлиләр, әкият геройларын һәм аларның транспорт чараларын искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, «Светофор», «юл билгесен җыеп ал» , «су,җир,һава транспорты», "рөхсәт ителә – тыела" кебек уеннар үткәрелде. Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча журналлар-китаплар тәкъдим итте. Чара тәмамлангач, балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр үз тормышларын саклый. Чара светофор ясау буенча мастер - класс белән дәвам итте.
12 августта Саба район китапханәсе ООО "КР Групп” компаниясенең 20 еллыгына багышланган чарада катнашты. Китапханәчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен тәсбих һәм беләзекләр җыю буенча мастер-класс оештырдылар.
Бүген, 11 нче август көнне, Апас районында Әдәби Сабантуе үтте. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.
Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Бәйрәмне дәвам итеп, Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.
Чара Әдәби көрәш һәм милли уеннар белән дәвам итте. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова Әдәби көрәштә уңышлы чыгыш ясады. Алисә шушы көннәрдә генә «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» конкурсында җиңү яулаган иде.
Бөтендөнья китап укучыларын берләштергән Әдәби марафонда Саба районы быел да сынатмады. Әдәби марафонда инде уналтынчы тапкыр беренче урын безнеке! Китап сөючеләребез зур горурлык белән районыбызга кубок һәм "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алып кайттылар!