ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

9 августта Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Җылылык бүләк итәм" Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
август, 2023 ел
сишәмбе

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырым Республикасына «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
август, 2023 ел
җомга

4 август көнне “Җәйге китапханә”  проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында  Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Туган ягым – Байлар Сабасы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 август көнне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тууына 80  ел тулу уңаеннан Саба Район китапханәсендә “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде, китапларыннан өзекләр, шигырьләре укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

2 августта Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен "Почемучковедение" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 август көнне шагыйрь Роберт Миңнуллинның  тууына 75 ел тулу  уңаеннан, “Җәйге китапханә”  проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында  Саба район  балалар китапханәсе “Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле” дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы “Акварель” халык хореография коллективы Яшел Үзән шәһәрендә узган “Иван Купала” республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. «Иван Купала» - көнчыгыш славяннарның җәйге кояш торгынлыгына һәм табигатьнең шау чәчәк атуына багышланган халык бәйрәме. Бәйрәм гөмбәз йолаларын тергезә - веноклар үрү, күрәзәләр, учак аша сикерүләр. Шулай ук бәйрәмдә борынгы рус язуы, браслетлар үрү, веноклар ясау һәм саклаучы курчаклары ясау буенча мастер-класслар булган шәһәрчек тәкъдим ителде. «Акварель» коллективы төп сәхнәдә «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады. Диплом белән бүләкләнделәр.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре террорчылыкка каршы көрәш программасы кысаларында “Террорчылык – ул рәхимсезлек” дип исемләгән темага лекция үткәрделәр. Лекция барышында балалар террорчылык сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Аның кайгы, күз яшьләре, матди зыян, җимереклек һәм кеше корбаннары китерүе турында белделәр. Террорчылыкның йөзе күп төрле булуы һәм аңа каршы тору ысуллары турында да балаларга мәгълүмат җиткерелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
июль, 2023 ел
шимбә

Һәр кешенең, шул исәптән баланың да, төп хокукы – яшәү хокукы бар . Бүген 1 июльдә Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире яшь укучылар өчен әңгәмә диалог  оештырды. Чара үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балаларга аларның хокуклары турында аңлаешлы формада сөйләде-бу бала хокуклары турында конвенция . Җирдәге барлык балаларның да үз йортларында бәхетле яшәргә хокукы бар. Һәр кеше, шул исәптән бала, торакның кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә тормышына тыкшынудан дәүләт тарафыннан яклауга хокуклы. Һәр бала үз гаиләсендә тәрбияләнергә хокуклы. Чара барышында балалар «хокук белгечләре»викторинасы сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Үз илеңнең гражданы булыр өчен, Туган илеңне яратырга, аның кануннарын һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм һәр көн аның файдасы өчен эшләргә кирәк.

 

Тэги: мәдәният бүлеге

30
июнь, 2023 ел
җомга

29 июнь көнне китапханә каршындагы клуб формированиеләре әгъзалары өчен Саба район китапханәсе Чебоксар шәһәренә экскурсия оештырды. Катнашучылар шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International