26 июньдә Саба район китапханәсе Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Чара Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе паркында узды. Чигү, шоппер-сумкага рәсем ясау, беләзекләр һәм тәсбихләр җыю буенча мастер-класслар күрсәтелде. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре "Язучы - якташларыбыз", "Җәйге китапханә" күргәзмәләрен оештырдылар, анда иҗади мастер - класслар, китаплар уку һәм балалар журналлары белән танышу булды. Кечкенә кунаклар китаплардан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук, матур һәм якты фотозона ул беркемне дә битараф калдырмады. Филармония эчендә кунакларны һәм жюри әгъзаларын академик Абрар Кәримуллин һәм СССРның халык артисты, Г.Тукай Республика премиясе лауреаты Ш. Биктимировның истәлекле әйберләреннән һәм эшләреннән күргәзмә көтеп торды. Шәһәр халкы бу чарада актив катнашты.
Саба гимназиясе каршында оешкан “Мирас” лагерена йөрүче укучылар өчен, 21нче июнь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында “Җәйге китапханә-2023” бәйрәмен үткәрделәр. Укучылар командаларга бүленеп: “Пазл”, “Мәкальне дәвам ит”, “Әкияти викторина”, “Шифрлау”, “Сүзләрне тәрҗемә ит”, “Милли киемне таны” станцияләрдән торган квест уенда актив катнаштып, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамланды.
16 июнь көнне Саба район китапханәсе китап бирү пункты Урта Саба авыл клубында «Казан турында син нәрсә беләсең?» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәчеләр балаларны Казан шәһәре тарихы, аның истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштырды. Шулай ук «Минем Казаным юлкүрсәткеч», «Мавыктыргыч Татарстан» китапларына күзәтү үткәрделәр.
Әбинең сандыгы - борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсе.Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире «Дуслык» мәктәп яны лагерендагы балалар өчен авыл китапханәсендә халкыбыз мирасына,аларның эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Әбиемнең күңелле сандыгы" дип исемләнгән танып белү сәгате һәм татар халкы орнаментларын кулланып мастер-класс оештырылды.Китапханәче балалар белән бергә борынгы әйберләр һәм аларны хәзер ничек һәм нәрсә алыштыруы хакында сөйләште. Чара ахырында китапханәче балаларга хәзер теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкин,ә борынгы заманда юк, шуңа күрә безнең әби- бабаларыбыз барысын да үз куллары белән ясаганнар, дип аңлатты. Чараның икенче өлешендә балалар татар орнаментлары рәвешендә брошлар һәм чәч кыстыргычлар ясадылар. Бу шөгыль балаларга бик ошады.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 13 июнь көнне Саба район китапханәсе, Эзмә урта мәктәбе каршында оешкан "Дуслык" ял лагерена йөрүче укучылар өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Әбиемнең серле сандыгы” нан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балалар уз куллары белән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.
Бүген Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде. Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага нәкъ 134 ел элек бүләк итә. "Милли гаилә" номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Бүген Саба район китапханәсе "Җәйге китапханә" проекты кысаларында район Сабантуе - 2023тә катнашты. Аланчыкта иҗади мастер - класслар, китап уку, китаплар һәм журналлар белән танышу оештырылды. Кечкенә кунаклар китаптан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактларны өйрәнделәр. Шулай ук аланда фотозона оештырылды һәм төрле аудио-әкиятләр тыңларга мөмкинчелек тудырылды.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан, 6 июньдә Татарстан китапханәләрендә “Пушкин нон-стоп" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясе каршында оешкан «Мирас» мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Пушкин нон-стоп» республика акциясен үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында сөйләп, «Мин Пушкинны укыйм» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр укучы шагыйрьнең шигырләреннән, әкиятләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Чара ахырында укучыларга рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
Терроризм һәм экстремизм проблемасы глобаль һәм кискен проблемаларның берсенә әверелде. Җәмгыятьнең бурычы-бу куркыныч белән көрәштә уртак көчләрне берләштерү. Терроризмга ничек каршы торырга? Экстремаль ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында балалар күргәзмәгә килгәч белделәр. Терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Халыкларның, дәүләтләрнең, диннәрнең үзара хөрмәте терроризмның социаль базасы үсешен кисәтергә һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. 2 июньдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада шул хакта сөйләшенде. Чара азагында балаларга резинкадан браслет ясау буенча мастер-класс та уздырылды.
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланды. Җиңүчеләр һәм проектның активистлары өчен "Барысы да яхшы булачак!" - тамашасы тәкъдим ителде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Закиров Самир (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты)
2 сыйныфлар арасында – Сабитова Алия (Эзмә урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
4 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.