ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2023 ел
җомга

Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында безнең район балалары өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен май ахырында Бөтендөнья тәмәкегә каршы  көне билгеләп үтелә.Бу көн кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә «Тәмәке тарту модалы түгел — ирекле сулыйбыз»дигән урам акциясе үткәрделәр. Бүген 30 майда план буенча китапханәче һәм клуб мөдире авыл урамына чыгып, үтеп баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар тәкъдим иттеләр. Буклетларда Зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары, тәмәкенең зарарлы тәэсире, шулай ук ул китергән тискәре нәтиҗәләр турында мәгълүмат бар. Тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәттән тыелырга чакыралар, һәм тәмәке урынына конфетлар тәкъдим итәләр. Ә тәмәке тартмаучыларга беркайчан да тәмәке тартмаска киңәш иттеләр.

Акциянең төп максаты катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны, тәмәкенең кеше организмына зыянлы йогынтысы турында сөйләү, үсеп килүче буын арасында ЗОЖЛАРНЫ профилактикалау иде. Тәмәке тарту инде модада түгел

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
май, 2023 ел
шимбә

31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.26  май көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты һәм бурычлары-яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту теләген тәрбияләү, яшьләрнең тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрен киңәйтү . Китапханәче катнашучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда тәмәке тарату юлларының тарихи белешмәләрен китереп, бу начар гадәтләрдән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында сөйләде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре турында белделәр, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүен расладылар

Тэги: мәдәният бүлеге

26
май, 2023 ел
җомга

26 май көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен якташыбыз филология фәннәре докторы, татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 98 ел тулу уңаеннан, “Китап галиме Ә.Кәримуллинга – 98” –әдәби сәгать үткәрелде. Чара ахырында яңа килгән газета-журналларга күзәтү ясалды.                                                                                                

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 24 маенда Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре районның «Солдатка хат» акциясенә кушылды. Акциядә «Үсеш» Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында мәктәп укучылары солдатларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булганнарга ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

20
май, 2023 ел
шимбә

Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Олы Нырта авыл китапханәсе мөдире балалар өчен « Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине»дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар борынгы заманнар тарихы дөньясына чумдылар һәм борынгы болгарлар мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук китапханәче дөнья диннәренең берсе – ислам тарихы, мөселман традицияләре һәм Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләренең яңадан торгызылуы турында сөйләде. Ул Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга игътибар итте, алар казулар, рухи хәтер үзәкләре, шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге төрле казанышлар белән таныштыра. Икенче өлештә "Әдәби алан" проекты буенча эшне дәвам итәләр, табышмакларга , милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга күзәтү үткәрәләр, җавапларны үз дәфтәрләренә язалар.

Тэги: мәдәният бүлеге

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Еллар үтә. Ә алар белән тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрә. Ләкин бер генә әйбер үзгәрешсез кала: үз Ватаныңны, туган җирне, туган якны ярату һәм хөрмәт итү, туган халкың хәтерендә яхшы эз калдыру теләге. Саба Туган якны өйрәнү музеенда «Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз»  дип исемләнгән патриотик сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләт рухы, ата-бабаларыбызның тырышлыгы өчен горурлык хисе уяту. Чара барышында укучылар Саба районы Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат тупладылар, аларның батырлыклары һәм тормышлары турында белделәр. Шулай ук «Солдат хатлары» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Китапханәдә әдипләр белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм, ә якташ әдипләр  белән очрашу-икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр, гадәттә, гомер буе истә кала. 17 май көнне, Саба район китапханәсендә "Якташларны белик" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунагы якташ шагыйрәбез  Миннегөл  апа Манихова иде. Очрашу барышында Миннегөл апа Манихова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләренең язуга рухландырган тарихларын сөйләде. Шагыйрәнең “Әниемә булышам”, “Язмышыма рәхмәтлемен”, “Күңел түрендәге хәзинә” шигырьләр китапларына күзәтү ясалып, укучылар  тарафыннан “Китап укы!”, “Әниемә булышам”,  “Тукай телле халык без!”, “Укытучыма” һ.б. шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. Чара ахырында шагыйрә: “Күзәтергә бар дөньяны, заманнан артта калма” - дип  “Без-замана балалары” шигырен укыды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Халыкара гаилә көне уңеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Гаилә” паркында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция оештырдылар. Паркта ял итүче гаиләләргә халыкара гаилә көне турында мәгълүмәт бирелде, гаиләгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәсмәсе белән таныштырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең  2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада  китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International