14 апрель көнне район мәдәният йортында Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары катнашында “Балалы шоу” концерты узды.
Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркемендә кунакта булдылар. Алар балалар өчен космонавтика көне уңаеннан, «Зур космик сәяхәт» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар космос, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына бердәм җавап биреп, космик рәсемнәрдән пазллар җыйдылар, «12 апрель – Космонавтика көне» темасына үз куллары белән открыткалар ясадылар. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.
11 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбендә тәсбих ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар вакытлы матбугат белән таныштылар, кул эшләрен башкардылар һәм балаларга тәсбих тарту буенча анлатмалар өләштеләр.
Бүгенгесе көндә тарихи һәйкәлләргә игътибар артты, бигрәк тә бу безнең туган ягыбызда нык сизелә. Һәрбер кеше өчен үз халкы тарихында мөһим булган вакыйгаларны искә алу зур әһәмияткә ия. Тарихи һәйкәлләренең роле язучыларның күпсанлы әсәрләрендә дә күзәтелә. Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы «Саба районының тарихи урыннары һәм һәйкәлләре» темасына уздырылды. Чара барышында катнашучыларга Өтернәс шәһәрчеге, Эзмә авылының иске зиратындагы борынгы кабер ташы, Завод-Нырты авылындагы бакыр эретү заводы, тагын күп кенә истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Безнең районда күп кенә тарихи урыннарның барлыгы искә төшерелде, халкыбыз тарихы битләрендә мөһим урын биләп торуы искәртелде.
Һәр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында кәрзин бәйләү буенча мастер-класс булды. Кичә барышында әниләр-бәбиләр вакытлы матбугат белән таныштылар, кул эшләрен башкардылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә йон белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Йоннан рәсем яки йон акварель техникасындагы картиналар коры йонны тукымага катламлап җәю юлы белән ясала, аннары пыяла белән ябыла. Пыяланың авырлыгы астында йон катламнары үтә, һәм картиналар тере һәм төсле була, күләмле һәм якты күренә. Мастер-класста катнашкан балалар йон һәм кайчы ярдәмендә үзләренең кабатланмас шедеврларын булдыра алдылар. Йоннан ясалган мондый тере рәсемнәр һәр йортка шатлык, җылылык, туганнарына һәм якыннарына искиткеч кәеф бүләк итәчәк, һәр бәйрәмгә яраткан кешеләренә гадәти булмаган һәм җанлы бүләк булачак. Иң мөһиме, һәркем эшли алачак һәм һәркем әзер эш белән өйгә кайтачак. Чара “Пушкин картасы” буенча үткәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләренең тирә-як территорияне төзекләндерү һәм чүп-чардан чистарту буенча гамәли акцияләрдә катнашуы күптәннән авылның барлык клублары һәм китапханәләре эшенең аерылгысыз өлеше булып тора . Экологик куркынычсызлыктан саклану көннәре вакытында эш аеруча активлаша, чөнки бу акция ачык һәм табигатьне саклау характерында. Көн дәвамында клуб һәм китапханә, ФАП хезмәткәрләре экологик акциядә катнаштылар. Кыштан соң калган чүп-чарны җыеп алдылар. Максат: территориядә чисталык һәм тәртип урнаштырырга гына түгел, ә бу матурлыкны һәм чисталыкны сакларга омтылу.
5нче апрель көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “В” сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и "Бәйрәм килер – кунак алып килер" торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
2нче апрельдә — Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм 1967 елда немец язучысы һәм тәрҗемәчесе Йелла Лепман инициативасы белән оештырыла. Әлеге дата бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә багышланган. 4нче апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясендә 4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Фәйзуллина Ф.В.) «Исемле китаплар» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар «Әкият геройларын беләсезме?» викторинасында актив катнаштылар. Чара ахырында укучылар яраткан китаплары турында сөйләделәр.