ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә планетабызда иң борынгы экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Кошлар Җир шарында барлыгы 8500 төр исәпләнелә. Озак кышлаганнан соң кошлар туган илләренә кайталар һәм бу шатлыклы мизгелне игътибарсыз калдырып булмый. Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар -канатларында язны алып килүче шатлык хәбәрчеләре ... 4 апрельдә бу якты вакыйгага багышлап Саба район китапханәсендә «Яз һәм шатлык хәбәрчеләре» - китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү, кошларны танып белү буенча уен-викторина үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда яшь кунаклар өчен җепләрдән курчак ясау буенча «оста кулларыбыз» дигән мастер-класс узды.

Безнең гасырда курчак-ул, еш кына, балалар уенчыклары. Ләкин бу һәрвакытта да алай булмаган. Борынгы заманда славяннар аларга бик җитди караганнар. Курчаклар төп обереглар булган, аларның һәрберсе үз «бурычларын»үтәгән. Сүз уңаеннан, курчакны ясау хатын-кызлар эше генә булган. Ир-атларны хәтта күз кырыеннан да процесска карарга рөхсәт итмәгәннәр. Музей хезмәткәрләре балаларны тарих дөньясына чумарга тырышалар һәм үз куллары белән курчак ясарга мөмкинлек бирәләр. Курчакның төп үзенчәлеге-ул энәсез ясалган.  Бала өчен курчак дус уенчык булачак.  Үз куллары белән яратып ясалган курчак үзенең горурлыгы булачак.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 30 мартында Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 нче «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә тыңлаучылар өчен сәнгать мәктәбе  укучылары концерт бирде.

Тэги: мәдәният бүлеге

"Без үз балаларыбызны беләбезме " нәкъ шушы тема Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында үткәрелгән очрашуда яңгырады. 
1. Ни өчен ата-аналар һәм балалар бер-берсен аңламыйлар? 
2. Бала белән җылы мөнәсәбәтләрне ничек сакларга? 
3. Балага әкренләп ничек мөстәкыйльлек бирергә? Бу сорауларга җавап табарга гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия ярдәм итте. Чара барышында профессиональ психолог тренинг үткәрде, ул катнашучыларга үзләрен һәм якыннарын гаилә мөнәсәбәтләрендә яхшырак аңларга ярдәм итте. Очрашуда катнашучыларның балаларны тәрбияләүдә, баланы ышаныч белән яшәргә өйрәтергә, баланың шәхесенә хөрмәт һәм социализация таләпләре арасында баланс табарга омтылган әниләрнең сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында китапханәче "Һәр ата-ана белергә тиеш " дигән тематик күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Һәркайсы очракта без һәрвакыт китапларга мөрәҗәгать итәбез,  үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча махсус әдәбиятны өйрәнәбез. Чарада катнашучыларның һәрберсе балаларны китап укуга һәм китапка мәхәббәт һәм игелек өйрәтү өчен балачактан ук китапханәгә барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
март, 2023 ел
сишәмбе

25 март көнне галим, сәнгать белеме докторы,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуад кызы Вәлиева, “Туран Арт” җәмгыяте җитәкчесе Хайбрахманова Суфия катнашында “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге” экспедицион төркеме  Саба туган якны өйрәнү музеенда,Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда экскурсиядә булдылар, шулай ук  Галиева Эльвира җитәкчелегендә  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар катнашында үткәрелгән татар милли курчагы ясау һәм   агач эшләнмәләренә рәсем ясау буенча мастер класска күзәтү ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба ҮКС хезмәткәрләре Олы Кибәче авыл китапханәсендә сумкага шоппер рәсеме буенча чираттагы мастер-класс оештырдылар. Мондый сумкалар безнең тормышка күптән керде. Алар бик практик, сыйдырышлы, иң мөһиме — аларны юу җиңел. Киндер сумкасын һәрвакыт җыеп, кибеткә запас итеп алырга мөмкин. Шуңа күрә теләге булган һәркем шатлык һәм кызыксыну белән иҗади дәрескә кушылды һәм үз куллары белән кирәкле һәм файдалы эш башкарды. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. ​Чараның икенче өлеше халыкара театр көне көненә багышланды. Театр сәнгате иң борынгыларның берсе булып тора һәм Борынгы Греция чорыннан башлана. Театр көне–актерлар, режиссерлар, сценаристлар, продюсерлар һәм театрның барлык хезмәткәрләре бәйрәм иткән махсус көн. Әлбәттә, бу тамашачылар бәйрәме дә. Чөнки бу көнгә театр премьералары, фестивальләр туры килә. Олы Кибәче авыл китапханәсендә " Театр яктылыкка,нурга илтә..., дигән күргәзмә куелып,аңа күзәтү үткәрелде. Театр һөнәрләре, танылган актерлар турында китаплар, балалар өчен театр темасына нәфис әсәрләр, тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 март көнне Саба район китапханәсе  белән берлектә Сатыш авыл китапханәсендә шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрде. Хәзер тукыманың буяу популярлаша бара. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсемне озак  саклау өчен бер ике киңәш бирделәр. Чара ахырында кул эшләре һәм мастер – класслар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

27нче март көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба урта мәктәбенең һәм Саба гимназиясенең укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 4  өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и  "Бәйрәм килер – кунак алып килер"  торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар газета-журналлар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Кышкы салкын көннәрдән соң күкне яктырта торган кояш нурлары җирне җылыта һәм җанны сөендерә, безгә Нәүрүз бәйрәмен китерә. Якшәмбе - 26 март көнне бистә халкы, шушы күркәм бәйрәмне билгеләп үтү өчен, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелды.


25
март, 2023 ел
шимбә

25 мартта, "Таткультресурс" ДБУ экспедицион төркеме Саба үзәк китапханәсендә булдылар. 2023 елда Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булу уңаеннан зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә кул эшләре тәкъдим ителде. Төрле техникада чигү, бәйләү, каз канаты ясау, сумка – шопперга рәсем төшерү, скрапбукинг техникасында открыткалар ясау, милли орнаментта бисердан брошкалар, калфаклар бизәү, төрле милләт костюмнарына курчаклар киендерү, скетчинг техникасында рәсем ясау, сумкалар - корзиннарны ыргак белән бәйләү буенча өйрәтү дәресләре булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International