ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

22.02.2023 көнне Шәукәт Биктимиров исемендәге  Саба район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдатта булган диләр" исемле тематик концерт үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

    Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар  җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.

 Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.

    Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.

   Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул.  Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый,  Арчада зона турын  үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.

    Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр  һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.

   Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!

Районыңа, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү, мәдәни гореф-гадәтләрне белү туган якның тарихын өйрәнүдән башлана. Туган җиргә, аның кешеләренә, милли мәдәниятенә хөрмәт уяту максатыннан 25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән җырны тыңлаудан башланды. Балалар белән “Ватан” төшенчәсеннән аларның нәрсә аңлаулары турында әңгәмә корылды, туган як турындагы китаплар белән таныштылар, татар халкының көнкүреше буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Аннан туган як турындагы уй-фикерләрен күзаллап, кәгазьгә төшерделәр. Әңгәмә музыкаль инструментларда татар халык көйләрен башкару белән тәмамланды. 


25
февраль, 2023 ел
шимбә

25 февраль көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә "Матбугат дөньясында"дигән газета - журналларга күзәтү үткәрелде. Максат: яшьләрне вакытлы басмаларны укуга җәлеп итү, укучыларның уку культурасын күтәрү. Чара барышында китапханәче яшүсмерләр һәм яшьләр өчен вакытлы басмалар белән таныштырды. Яңалыклар белән кызыксынмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләрен сәясәт, башкаларны фән һәм техника өлкәсендәге ачышлар, кемгәдер әдәбиятта һәм сәнгатьтә, ә кемгәдер кеше тормышында һәм табигать дөньясында яңалык җәлеп итә. Бу яңалыкларны безгә вакытлы матбугат яки гади итеп әйткәндә газета-журналлар  хәбәр итә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Могҗизалар остаханәсе" проекты кысаларында 2023 елның 25 февралендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Илһам" ял көне клубы әгъзалары өчен иң тәмле "Трайфллар" мастер-классы оештырылды. Трайфллар (яки стакандагы сыек торт) - Инглиз кухнясының бик гади десерты. Мондый десертны үз тәмегез буенча бизәргә мөмкин. Балалар эчлеген үзләре сайладылар һәм кондитер Малова Резеданың күзәтүе астында тәмле десерт әзерләделәр. Десерт әзер булгач, татып караучылар да булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

22 февраль көнне Саба урта мәктәбенең 3 "Б" сыйныфы укучылары өчен "Без Әдәби Аланда"​ дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар "Әдәби алан" проекты белән таныштылар һәм "Әдәби алан" онлайн проектының сорауларына җаваплар язып бару өчен дәфтәрләр тапшырылды. Февраль аенда "Әдәби алан" проекты халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган иде. Башта китапханәчеләр язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннан соң балалар "Әдәби алан" проектының сорауларына җавап яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22нче  февральдә Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбендә 6 «А» сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик уен үткәрделәр.  Укучылар рус армиясе тарихын белүдә көч сынаштылар, хәрби һөнәрләр, хәрби хезмәткәрләрнең баш киемнәре атамаларын искә төшерделәр, «яшерен» хатларны шифрладылар. Чара ахырында укучылар Ватанны саклау  бик мөһим һәм зур бурыч дигән фикергә килделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Солдатта Болган диләр!"- Ватанны саклаучылар көненә концерт программасы


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 21 февралендә, Саба балалар сәнгать мәктәбендә, музыка бүлегенең баян сыйныфы укучылары өчен, «Катюша» дөньякүләм танылган җыр авторы - Матвей Блантерның юбилеена 120 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 16 февралендә  9:00 сәгатьтә Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен "Вальс" темасына хореография буенча мастер-класс узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International