ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

 Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы узды. Өлкән буын хәтерендә авылның барлыкка килүенә һәм аның исеменә кагылышлы ике легенда саклануы турында әңгәмә корылды. Риваять буенча, биредә Сатыш бабай һәм Борындык әби беренчеләрдән булып урнашканнар. Алар килгәндә, бу урыннарда куе урман булган. Революциягә кадәр авылны "Борынчы Сатыш"дип йөртәләр. Борынчы Сатыш исеме, тарихи документлардан күренгәнчә, XIX гасыр ахырына кадәр кулланыла, XX гасырда "Борынчы" сүзе юкка чыга һәм авыл "Сатыш"дип атала башлый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

30 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре лицей укучылары өчен Шәмәрдән лицее хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Летопись блокадного Ленинграда» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты белгече «Блокада Ленинграда» турында тарихи хикәя белән чыгыш ясады. Хикәя презентация күрсәтүе белән алып барылды. Патриотик сәгать лицей укытучыларының эчтәлекле чыгышлары белән дәвам итте. Укучыларның хикәяләреннән тарихи мизгелләр тыңланды. Аннан соң «Дорога жизни» исемле кыска метражлы фильм тәкъдим ителде. Әлеге чара балаларда шәфкатьлелек, батырлык, бердәмлек хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Ә иң мөһиме, балалар икенче бөтендөнья сугышы һәм аерым алганда, Ленинград блокадасы вакытында ватандашларыбызның батырлыклары турында бик күп яңалык белделәр. Патриотик сәгать Ленинград блокадасы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.


29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

 Татарстанда 2023 елны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итү турындагы карар республиканың үзенчәлеген саклауда зур әһәмияткә ия. Бу республика халкы өчен барлык милләт кешеләре өчен дә мөһим. Юлбат мәдәният йортының китапханәсендә ел дәвамында "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе эшләячәк, анда татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган халык иҗаты, кул эшләре тәкъдим ителәчәк.

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Ак калфак» клубы әгъзаләре белән «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән кич утыру оештырылды.  Кул эшләре-ул иҗат,  фантазия ачышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Катнашучылар барлык теләүчеләрне дә кул эшләре осталыгына өйрәтәтергә әзер.. Бүген «Ак калфак» клубында катнашучының кул эшләре  белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында кипкән яфракларны һәм чәчәкләрне ламинацияләү юлы белән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер – класс узды. Чарага оста буларак Юнысова Алсу Камил кызы чакырылган иде.
Китап кыстыргычы – кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Балалар китапханәсе мөдире Гәлиәкбәрова Р.Х. чарада катнашучыларга китаплар һәм дәреслекләр укучыларның даими юлдашлары булуын, шуңа күрә аларга сакчыл караш кирәклеге турында искәртте.
Кыстыргыч ясау барышында балалар бик тырыштылар, китап кыстыргычлары бик матур булып чыкты.
 Әлеге чара китапларга сакчыл караш хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

28 гыйнварда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылып «Без ул көннәрне онытырга тиеш түгел" исем астында тарих сәгате уздырдылар . Россия тарихында дистә еллар узгач та кабул итү һәм аңлау авыр булган фаҗигаләр бар. Шундый фаҗигаләрнең берсе-Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы. 900 көнгә якын, герой шәһәр яшәү өчен көрәшә.Биредә яшәүчеләр талонга тигән кечкенә генә икмәк кисәген бөтен гаиләгә җиткерергә тырышканнар. Салкынга түзә алмагач өй җиһазларын ягып җылынганнар. Камалыштагы шәһәрдә бомба һәм снарядлар һөҗүменә әләгеп үлгәннәргә караганда 40 тапкырга күбрәк кеше ачлыктан үлгән. Чара барышында балалар сугыш елларындагы авыр блокада тормышы, “Блокада икмәге” Ленинградны коры җир белән тоташтырып шәһәрдәге яшәешне саклап калган “ Тормыш юлы” турында мәгълүмат белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният бүлеге учреждениеләренең 2022 ел өчен башкарылган эшләр хисабы


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

25 гыйнварда Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында "Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына" багышланган "Татарлар, традицияләр, мәдәният, тел"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче елның 24 нче гыйнварында “Хөснулла Һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең”  музыка бүлегенең баян сыйныфының 5 еллык уку программассы буенча 2 нче сыйныф укучылары арасында сольфеджио фәненнән  “Баскычтан-баскычка”дип аталган олимпиада уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне 1945-нче елда Кызыл Армия  нацистларның иң куркыныч концлагерьларын – Освенцим яки Аушвицны азат иттеләр.

Тэги: мәдәният бүлеге

Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. 1944 елның 27 гыйнварында Нева шәһәрендә геройларча оборона тәмамлана, ул 872 көн дәвам итә.Ленинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында иң мөһим сугышларының берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлысы була. Ул шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символы булды. Әлеге көн уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International