19 гыйнварда Шәмәрдән китапханәсе Мичәнбаш авылы клубы белән берлектә “Үсеш” Шәмәрдән лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофорның каникуллары юк» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Чара театральләштерелгән тамаша белән башланды, анда укучылар принцесса белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофор, зебра һәм юл билгеләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, беренче светофорның кайчан һәм кайда барлыкка килүе һәм аның төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Балалар алган белемнәрен ныгыту өчен “Логика кайда?” уенында актив катнашты, пазллардан юл билгеләрен җыйды. Чарага кунак буларак «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениясенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. чакырылган иде. Гүзәл Назифовна укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, кызыклы сораулар бирде, яктылыкны чагылдыручы брелок һәм буклет бүләк итте.
Чара күңелле һәм эчтәлекле үтте.
Киле – көнкүренештә кулланылган борынгы эш коралы. Аның ярдәмендә ярмаларны кабыгыннан арындырганнар. Яңа Мичән авыл китапханәсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Мичән төп мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары белән (җит. Ибраһимова М. Г.) "Киле – ризиклы булау" дигән тарихи сәгать үткәрде. Чара барышында катнашучылар киленең тарихын белделәр, ата-бабаларыбызның ничек ризык әзерләгәннәрен игътибар белән күзәттеләр. Балалар киледә үзләре эшләп карадылар.
«Казан егетләре, ягъни авыл маҗаралары»
18нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Демидова Л. С.) Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Халык йолалары һәм традицияләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, йолалары турында сөйләделәр, шулай ук татар, рус, удмурт, башкорт халыкларының милли киемнәре белән таныштырдылар. Чара ахырында укучылар “Милли уеннар”дип исемләнгән викторинада катнашып, “Түбәтәй” татар милли уенын уйнадылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә язучылар Табигать белгечләре һәм натуралистлар : В.Бианки, Н .Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский һ. б. әсәрләренә багышланган «Табигатьнең әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби сәгать узды.. Бу язучыларның хикәяләре белән китапханә кулланучыларының берничә буыны таныш, алар табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрергә, күзәтүчән булырга өйрәтәләр. Китапханәче тарафыннан “Табигатьнең әкият дөньясы»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара барышында рус шагыйрьләре А.Фета, Ф. Тютчев, А. Пушкин, с. Еенинның табигатьнең матурлыгы һәм бөеклеге турындагы шигырьләре яңгырады. Яшь укучылар актив рәвештә агачлар, кошлар, кыргый чәчәкләр, хайваннар турында табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Танылган сынчы Кадим Җәмитовның туган көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы оештырылды. Киң тамашачы өчен Кадим Җәмитовның исеме Казанның танылган монументаль скульптура әсәре- «Хөррият» һәйкәле белән бәйле. Кадим Җәмитов үзе иҗат итәргә алынган персонажының, гәүдәләндерергә теләгән образның сын-сүрәтен эшләгәндә тышкы охшашлык белән генә канәгатьләнеп калмый. Аның өчен образның билгеле бер мөһиттә яшәве, үз чоры белән багланышта булган композицион чишелеше табылуы мөһим. Сынчы, шул рәвешле, үз әсәрләренең сәнгати кыйммәтен раслап кына калмый, ә бәлки героеның тарихи чынбарлык белән бәйләнешен, бүгенге белән мөнәсәбәтен дә ачып бирә. Чор һәм шәхесләрнең үзара бәйләнешләре шулай сәнгати чаралар аша кабат яңара.
17 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында рәсем сәнгате укучыларының "Кышкы палитра" исемле рәсем күргәзмәсе куелды.
16 гыйнварда Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Саба дулкыннары» - «Мәктәп-TV» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре булды. Бу төшерүгә Шәмәрдән авылының төрле түгәрәкләренә йөрүче егетләр чакырылган иде. Шулай ук төшерүдә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Анда алар «Юри генә» дигән татар биюе белән чыгыш ясады. Һәр катнашучы үз талантларын күрсәтә алды.
«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган "Яңа ел открыткасы" дигән мастер-класс узды. Чара башында балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. барлык катнашучыларны Искечә Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарага чакырылган остаз Юнысова А. К., үз чиратында, балаларга скрапбукингның нәрсә икәнен һәм инде XVIII гасырда аристократ гаиләләреннән булган ханымнарның махсус кәгазьдән альбомнар ясавын, аларны бау, бусы һәм атлас тасмалар белән открыткалар да ясауларын әйтеп үтте. Алсу Камил кызы балаларны «скрапбукинг» стилендәге открыткалар ясауның серләренә сабырлык белән өйрәтте. Мастер-класста катнашучылар биремне уңышлы үттеләр, открыткалар бик матур булып чыкты. Чарадан соң катнашучыларның күбесе китаплар алдылар һәм яңа төрле мастер-класслар оештыруны сорадылар.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан 14 январь көнне “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар.