ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

"Бу иске Яңа ел!»


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

            2023 ел – Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 12 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Бию легендасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.Очрашуның төп кунагы “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Камил Галимҗанов иде. Ул армия сафларында матрос булып хезмәт иткән чорда үзлегеннән степ бию ысулын үзләштергән һәм Саба якларына әйләнеп кайткач шушы ысул белән “Альбатрос” биюен салган,сәнхәдә чыгышлар ясаган. Әлеге чыгыш килгән кунакларга видео язма аша күрсәтелде. Өстәл артында утырган һәрбер кеше Камил абыйның биюен күреп сокландылар һәм үз фикерләре белән бүлештеләр. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, Саба районы сәнгать мәктәбе хореографы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы, Саба район мәдәният йорты хореографы Зарипова Айсылу Наил кызы, “Нәүрүз” һәм “Гөлбакча” ансабле җитәкчесе Габделхаков Газинур Галиәскәр улы  катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

            13 гыйнвар көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005). Шул уңайдан 11 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яшүсмерләр белән  “Гомер ул бер генә бирелә” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Очрашуга авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов килде. Яшүсмерләргә әдәп- әхлак тәрбиясе, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту һәм начар гадәтләргә тартылмыйча, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа ел – ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр. 8 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре "Раштуаның тылсымлы мизгелләре" дип аталган балалар чыршысы үткәрделәр. Яктыра торган төрле-төрле гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.Тамаша геройлары балаларны әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җырлар һәм биюләр белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта үткәрелүче чараларда, конкурсларда актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке яңа ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк - балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.


8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Саба районы кунаклары һәм халкы өчен бәйрәм көннәрендә туристик маршрутлар буенча экскурсияләр оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп  кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Шулай ук программага "Таң"кафесында төшке аш та кертелгән иде, тәмле ризыклардан авыз иткәч, “Ямьле Саба”яр буенда кышкы табигатьне күзәттеләр. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук Саба районы музейларында булдылар, күп төрле экспонатларны күрделәр. Көн бик кызыклы, файдалы үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. 

Тэги: отдел культуры

5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 гыйнварда район китапханәсендә күренекле  Халык шагыйре Илдар  Юзеевның 90 еллык юбилее уңаеннан “Кыр казлары артыннан”китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Илдар Юзеев иҗат юлын  журналистика өлкәсендә башлый. 1954-1966 елларда ул " Ялкын» балалар журналының җаваплы секретаре ; 1966-1967 елларда «Чаян» журналының әдәби хезмәткәре, 1967-1971 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы.  Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5нче гыйнвар көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәме ялларында Саба туган якны өйрәнү музеенда «Яшь тарихчылар» клубына йорүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Укучыларда күңелле Яңа ел хисе уяту уңаеннан, балаларга төрле төсле кәгазьләрдән Яңа ел уенчыгы ясау ысуллары күрсәтелде һәм бу эштә алар бик теләп катнаштылар. Шулай ук чара вакытында укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында да сөйләнелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International