Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Очнарат авыл клубында" Әниләр көненә"багышланган район мәдәният йорты артистларының бәйрәм ретро концерты булды.
Зал кунаклар белән тулы иде. Филиал мөдире Абдуллина Фидания Тахир кызы һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы тамашачыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Артистлар залда яхшы теләк һәм яхшы кәеф атмосферасын булдыруга ирештеләр.
Район артистлары башкаруында эниләр турында җырлар яңгырады. Бер-бер артлы сәхнәгә талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, болар барысы да яраткан әниләргә багышланды. Тамашачылар чыгышларны сокланып күзәттеләр һәм шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар басылмады кичә азагында тамашачылар аягурэ басып узешчэннэребезне алкышларга күмделэр.Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезнең кадерле әниләр!
Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Әбиләребез җырлары» дигән мәдәни сәгать үткәрде. Чара Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган. Монда, әлбәттә, халык җырларын яратучылар җыелган. Чара барышында кунаклар халык арасында мәхәббәт яулып алган татар халык җырларын җырладылар. Без үз чиратыбызда җырның тарихын сөйләдек. Катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр һәм аралаштылар.
Урта Саба мәдәният йортында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмэткэрлэре тарафыннан Халыкара Әниләр көненә багышланган « Карашларын жанны эретэ...» дип исемләнгән концерт булды. Әниләр Көне-иң игелекле, җылы һәм иң назлы бәйрәм. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Бәйрәм концерты тамашачыларда бик күп уңай хисләр уятты һәм иң жылы тәэсирләр калдырды.
2022 елның 22 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә Газизова Г. Р. Һәм Галиева Э. Р. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган мастер-класс үткәрелде.
Ислам - дөньядагы иң массакүләм диннәрнең берсе. Планетада барлыгы 1,8 млрд. тирәсе халык ислам динен тотучы буларак исәпләнә. Өстәвенә, мөселманнар саны, ислам дине тарафдарлары саны елдан ел арта. Шул исәптән, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре кеше тормышында диннең мөһим роль уйнавын истә тотып, «Ислам һәм аның традицияләре»дигән темага танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар ислам диненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук изге «Коръән»китабы турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Балалар зур кызыксыну белән дөньяның төрле шәһәрләрендә урнашкан мәчет биналары күренешләрен карадылар.
Россиядә халыкларның халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында 18 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында «Россия халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре»дигән танып-белү-уен программасы үткәрелде. Балаларга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр. Алар Раштуа һәм Масленица . Нәүрүз бәйрәме нинди йолалар белән үткәрелгәнен, Русьтә сөлге ничек кулланылганын, нинди борынгы гореф-гадәтнең халык әкиятләрендә еш искә алынганын белделәр. Укучыларны татар, удмурт, рус, татар халыклары традицияләре белән таныштырдылар, шулай ук аларга илебезнең аз һәм юкка чыгучы халыклары турында сөйләделәр. Очрашуның икенче яртысында балалар " Халык йолалары белгечләре"дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр. Ике сүз буенча танылган мәкальләрне һәм әйтемнәрне чиштеләр, канатлы әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, викторинада катнашучылар билгеләп үткәнчә, танып белү уенының кайбер фактлары алар өчен яңа һәм кызыклы булды.Ахырда халык уеннары уйнадык.
2022 елның 20 ноябрендә Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яшь талантлар республика конкурсы йомгаклары буенча Гала-концерт узды, анда 5000гә якын кеше катнашты.
20 ноябрьдә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә «Татарстан Талантлар Республикасы» конкурсы узды.
18 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов катнашында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. Мәдәният йорты фойесында СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Мы родом из СССР» дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Аннары Шәмәрдән авыл мәдәният йорты эшенең видеоязмасы тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәләр һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Атылган йолдызлар яктысы» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Семинарда шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең хор һәм тынлы оркестры катнашты. Чара бай эчтәлекле булды.