2022 елның 19 ноябрендә Йошкар-Ола шәһәрендә I төбәкара балалар үзешчән иҗат «Чулпан» конкурсы узды,
18 ноябрьдә Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Нәкъ менә аны, Кыш бабайны әкият һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа һәм тылсымга ышанган һәркем кунакка түземсезлек белән көтә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 ноябрь конне Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен «Минем Кыш бабай»иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентация карадылар, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар
16 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында «Сәламәтлек тәртиптә-зарядкага рәхмәт»уен программасы узды.Чара башында зарядка үткәрделәр, балалар моңа бик шат иде.Аннары балаларга иртәнге зарядканың файдасы, сәламәт туклану, начар гадәтләр, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләделәр. Якташларыбызның – Олимпия спортчыларының һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең казанышлары мисаллары каралды. Балалар бүгенге дөньяда авыру отышлы тугеллеге , бик кыйммәт тә, сәламәт булу киресенчә – модада дигән нәтиҗәгә килделәр.Чара кысаларында балаларга сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча гамәли киңәшләр бирелде, балалар табышмакларга һәм викториналарга актив җаваплар бирделәр.Ә чара ахырында хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Могҗизалы рәсем” дип исемләнгән агач эшләнмәләре буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.
2022 елның 15 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары өчен «Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән иҗади әңгәмә-викторина үткәрелде.
Иштуган мәдәният йортында Шәмәрдән лицее «Рост» катнашында шоу-проект «Җырлыйк әле!» узды. Музыкаль өлеш белән Шәмәрдән мәдәният йорты тавыш режиссеры А.И.Усманов катнашты. Шулай ук музыкаль номер белән «Акварель» халык бию коллективы чыгыш ясады. Катнашучыларга үзләренең вокаль мәгълүматларын күрсәтергә туры килде. Программа уен формасында өч этапта узды. Шоу-проектның уникальлеге шунда ки, катнашучылар халык җырларын бары тере музыка астында гына башкардылар. Шоу-проектның жюри составында Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина һәм методист Г.Х.Садыйкова булды. Бу тамашада катнашкан һәркем яхшы тәэсир һәм уңай эмоцияләр алды.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Фольклор иленә сәяхәт»дигән әдәби - танып белү сәяхәте уздырылды . Чараның максаты-балаларны татар халык әкиятләре, мәкальләр һәм әйтемнәр, уеннар белән таныштыру; балаларның татар мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү. Чара татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә рәвешендә уздырылды, мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм әкиятләр, татар халкының уеннары белән таныштырылды. Чара ахырында яшь укучыларга әлеге тематика буенча китаплар тәкъдим ителде.
13 ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Авылым тарихы эзләреннән” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарада “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының эшчәнлегенә анализ ясалды. Очрашуда катнашучы авылыбызның өлкән мөхтәрәм кешесе, үткән тарихи кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә яктырып баручы Шакиров Габделәхәт абый, авыл тарихын барлауга зур өлеш кертүче Багабиев Альберт абый белән Рузилә апа да үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада үзәклештерелгән музейлар системасы җитәкчесе Саитова Венера Равил кызы да катнашып берләшмәнең эшен уңай бәяләде, изге теләкләрен җиткерде.
11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Лаеш районының Троицкий бистәсендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр музыка-шигъри фестивале узды .
1990 елның 31 августында Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Төп Законын эшләү өчен президент җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзү турында Карар кабул ителә. 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бу төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәр- кешеләрне берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының чагылышын гәүдәләндергән Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган мөһим сәяси-хокукый документ. 6 ноябрь республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Әлеге истәлекле көн хөрмәтенә, мәдрәсә музей хезмәткәрләре мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.