Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендщге лицееның 5нче сыйныф укучылары булып китте. Алар өчен Лесхоз бистәсенең туристик маршруты буенча экскурсия үткәрелде, ә чараның кульминациясе булып матрешка һәм солдат буявы буенча мастер - класс булып үтте.
Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлегендә 1 нче сыйныф укучылары һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән “Прикладная композиция” фәне буенча “Татар халык орнаменты мотивлары буенча аппликация” темасына ачык дәрес үтте.
7 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан “Кызыма килер йөз кеше” спектакле куелды.
28 октябрьдә район мәдәният йортында “Мизгел” театр коллективы куелышындагы “Ялгыз каен күзе” спектаклен чираттагы мәртәбә күрсәтү булды. Бу кичне зал тамашачылар белән тулы иде, бу аларның театр язмышына битараф түгеллеген һәм коллетив эшенә югары бәя бирүен ачык күрсәтә. Тамашачылар аягүрә басып артистларга кул чапты.
2022 елның 26 октябрендә, конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды, анда “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бүләкләнде. Укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы.
21-22 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Дәрәҗәле халыкара конференциядә катнашучылар өчен «Гаилә паркы» буенча җәяүле экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазы укыдылар. "Ямьле Саба" яр буенда аларны мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Кунаклар һәр чишмәнең килеп чыгу тарихы, ул чишмәләр белән бәйле матур гореф-гадәтләребез, үзебезнең җирлектә үсүче дару үләннәре белән таныштылар. Районыбызда гына түгел, республикабызда киң яңгыраш тапкан "Саф сулы ямьле Саба" проектының бер өлеше булган әлеге чарадан кунаклар бик канәгать калды. Конференциянең икенче өлеше Саба аграр көллиятендә дәвам итте.
Мичәнбаш авыл клубы Шәмәрдән китапханәләре белән берлектә «Яраткан укытучы» дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Һәр бала үзләре ясаган открыткаларга дизайн уйлап табып, чәчәкләрен билгеле бер тәртиптә урнаштырып, яфракларын бер - берсенә туры китереп ябыштырдылар. Аннан соң һәр укучы яраткан укытучысына адресланган котлау язмасы уйлап таптылар, төсле атрибутлар белән бизәделәр. Чара ахырында балалар икенче көнне үзләренең яраткан укытучыларына котлау открыткалары тәкъдим итәчәкләрен сөйләделәр.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан,район мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннары тарафыннан Х.Ибраһимның “Кызыма килер йөз кеше” дигән спектакле куелды.
Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Югары Утар балалар интернат-йортында өлкәннәр көненә багышланган «Будем милосердны» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Программада татар мәдәниятенең халык җырлары һәм сәнгать әсәрләре декламациясе тупланган иде. Интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әлеге чарага җаваплылык хисе белән килделәр, чыгыш ясаучыларга йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Ветераннар советы рәисе һәм «Тулган ай» клуб оешмасы җитәкчесе − Галиева Минҗихан Әхмәдулла кызы. Концерт ахырында өлкәннәр һәм балалар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
19 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече – С.М.Фәтхуллина һәм Горький инфраструктурасының Казан төбәге тимер юлы хезмәтен саклау хезмәткәре – С.А.Степанов «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен «Безопасность на железной дороге!» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара «Правила моей безопасности на железной дороге!» акция кысаларында үтте. Бу танып-белү сәгатенең максаты-балаларны тимер юл белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру, балаларның тимер юл транспорты турында күзаллауларын киңәйтү һәм иң мөһиме-укучыларны тимер юл инфраструктурасы объектларында үз-үзләрен дөрес тоту турында кисәтү. Чара профилактик әңгәмә белән башланды. Алга таба, уен формасында әлеге тема буенча балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук «Веселые паровозики», «Построим железную дорогу» и «Сдаем багаж» дигән хәрәкәтчән уеннар да оештырылды. Чара ахырында йомгак ясалды. Барлык актив катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.