Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Татарстан Республикасының халык рәссамы М. М. Минһаҗев күргәзмәсендә булдылар.
«Золотое наследие-Алтын Мирас» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале.
«Алтын лира» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы.
8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре кызлар өчен «Чәчкәйләрем озын-озын» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, калфак бизәделәр Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде .Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык һәм әлбәттә ,озын, матур чәчләре белән сөендерделәр .Бәйге бер сулышта узды .Һәр этаптан соң жюри бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары- төбәкара конкурста җиңүчеләр!
28 февраль көнне район мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" спектаклен күрсәтү һәм "яктылык театры, нурга илтә!язучы-драматург, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективларын котлау.
Кырбаш авыл клубында «Әтием армиядә хезмәт итте»дигән чара узды.23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ватанны саклаучылар көне Россиядә Хәрби дан көне, Ватанны саклауда катнашкан ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме булып санала. Бәйрәмдә өлкәннәр һәм балалар катнашты
Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән әтиләренең фоторәсемнәре, анда солдат көннәре һәм армиядә хезмәт итүнең кызыклы мизгелләре сурәтләнгән. Күңелле конкурслар, биюләр, гитара астында җырлар булды. Балалар үзләренең әтиләре турында, армиядә хезмәт иткәндә, нинди гаскәрләрдә хезмәт итүләре, нинди кыенлыкларны җиңеп чыгулары турында сөйләделәр. Барысы да канәгать калды.
Анда 13 кеше катнашты.
«Солдатта булган диләр! Ватанны саклаучылар көненә багышланган матбугат концерты
Саба муниципаль районы Советы утырышында (сессия) балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының иҗат эшләре күргәзмәсе.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-Халыкара конкурсларда җиңүчеләр!