Яңа ел-тылсымлы бәйрәм, ә бу бәйрәмнең төп геройларын өйдә шәхси котлау, аны бигрәк тә әкияти итә. 2 январь көнне Шекше авыл мәдәният йорты, китапханә һәм Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре Хисматовлар гаиләсе өчен "Исәнмесез, мин сезнең Кыш бабай" дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырдылар. Рәйсә Хисмәтова бу көнне үзенең 89 яшьлеген билгеләп үтә, бу бәйрәм уңаеннан янәшәдә аның барлык якыннары һәм туганнары җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре төрле уеннар, конкурслар оештырдылар, гадәти булмаган фокуслар күрсәттеләр, барысы белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Туган көнен билгеләп үтүче әбинең оныклары һәм оныклары Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар.
Яңа ел тамашасы
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел бәйрәме.
27 декабрь көнне Шәмәрдәннең үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Әлеге чарада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать белән берлектә катнашты. Тамашачыларга «Сихри дөнья күгеннән, ап-ак карлар коела» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р.һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. чыгыш ясадылар. Программада яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү, йорт яны территориясен бизәгән өчен, оешмаларның чыгышы өчен бүләкләүләр бар иде. Бәйрәмдә барлык халыкны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин үзенең җырлары белән сөендерде. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтчән уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында салют бирелде, ә соңыннан дискотека оештырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты.
22 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән “Дуслык күпере" дип исемләнгән кичә-очрашу үткәрделәр. Очрашуга «Зөбәрҗәт» һәм « Ак калфак» клублары әгъзалары җыелды. Китапханәче кунакларны язучының тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсен тәкъдим итте. Автор үзенең "Элвин Грей Самый шулай" , "Рәйсәнә" китаплары һәм башкорт халкының йолалары, киемнәре белән таныштырды. Безнең әңгәмә катнашучылары башкаруында татар җырлары һәм Рәхимә Вәлиуллина башкаруында башкорт биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте. " Элвин Грей. Самый шулай» балалар тәрбияләүдә зур роль уйнар, чөнки Радик тормышта югалып калмыйча, авырлыклар аша үз максатына ирешә алган. Яшь булуга карамастан, карьерасында билгеле бер биеклекләргә ирешә алды. Аның максатка ирешү юлы бик күп укучыларга үрнәк, хәтта ярдәмлек булыр дип уйлыйм”- сөйли Рәхимә ханым.
Баян сыйныфы укучыларының ата-аналар җыелышы
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы концерты.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре , урта яшьтәге авылдашлар өчен «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әлеге чараның максаты кешеләрне эштән сон ял иттерү , аларның буш вакытларын файдалы уздыру , үзара якынайту , яшь буынны тәрбияләү. Мәдәният- халыкның куңел көзгесе ул. Шуңа да эшчәнлегебездә , халык уеннарын , традицияләрне саклап калу максатыннан , шушы кичәгә жыелучылар белән « Йөзек салышлы» , « Наза» , « Гөлбану» уеннары уйналды. Кичәдә катнашучылар яшь вакытларын искә төшереп рәхәтләнеп ял иттеләр.