25 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе белән берлектә Саба районының «Мир природы» дип исемләнгән тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән «Богатые Сабы – Лесхоз» маршруты буенча узды. Экскурсовод И.Н.Билалова музей тарихы турында сөйләде һәм төрле экспонатлар белән таныштырды. Аннан соң «Saba park»та булдылар. Аннары урман хуҗалыгы бистәсенә юл тоттылар, анда оранжерея һәм дендрология бакчасында булдылар. Шунда ук «В гостях у Совы» паркында булдылар, анда балалар әкият дөньясына чумдылар. Керү юлында аларны әкияти фигуралар, убырлы әби, итекче остаханәсе, тегүчеләр һ.б. каршы алды. Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Без аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шушы максат белән, 24 июль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенә, Н. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлек дөньясының күптөрлелеген һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигать саклау учреждениеләре. Анда без 524 төр агач-куак үсемлекләре һәм җиләк-җимеш культуралары, үлән чималын эшкәртү цехы, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы һәм әкиятләр белән бәйле территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы булды.
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Дружба и братство – дороже богатства» дип исемләнгән кич утыру уздырдылар. Чараның максаты – бер-берсенә, башка милләт кешеләренә карата дустанә, түземле булу омтылышын үстерү иде. Кичә башында балаларга әби - бабайларыбыз вакытында кичке утыруларның ничек узуы турында сөйләделәр. Элек-электән үк кешеләр дуслыкның ничек мөһим һәм кирәк икәнен аңладылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, шаян биремнәр үтәделәр. Кичке утырыш ахырында «Если мы будем дружить» дигән матур җыр башкарылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен күңелле уеннар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Биләр шәһәрендә ARTS BILER FORUMында ял итеп кайттылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Биләр шәһәрендә ARTS BILER FORUMында ял итәләр.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары Нократ Аланы шәһәрендә Сабантуйда катнашты.
Сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы укучылары өчен балалар сабантуе оештырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары Мингәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады.
Кашапов Илүзәр Казан шәһәрендә узган "Балачак җыры" концертында чыгыш ясады.