ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

10 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре С.М.Фәтхуллина һәм Г.М.Әхмәтшина, Шәмәрдән лицееның «Рост» укучылары өчен, Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көненә багышланган «Помоги первым» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты – балаларны төрле имгәнүләр вакытында беренче медицина ярдәмен күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыру. Чарага Шәмәрдән участок хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Р.Ф.Алимова чакырылган иде, ул балаларга беренче ярдәм күрсәтү ысулларын сөйләде һәм күрсәтте. Балалар актив катнашып, биремне үтәү турында фикер алышып һәм логик яктан уйладылар. Авыр һәм куркыныч хәлләрдә үз-үзеңә ничек дөрес ярдәм итәргә, кан йөреше начарланганда, тән җәрәхәте алган вакытта нәрсә эшләргә һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген белделәр.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Халык уеннары характер, акыл, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый, әхлакый хисләрне үстерә, баланы физик яктан ныгыта, халык иҗатына кызыксыну тудыра. Өлкәннәр дә, безнең балалар да хәрәкәтле уеннар уйнарга ярата! Шуңа күрә, 9 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре халык уеннары буенча «Күңелле итеп уйныйбыз, бер дә тик тормыйбыз» дип аталган мастер класс үткәрделәр. Балалар халык уеннарының бик күп төрлелегенә инандылар. Халык җырлары, биюләр белән уеннар уйнадылар: "Гөлбану","Түбәтәйле"," Урындык алышлы"," Алтын капка"," Заря-заряница". Балаларга уеннар бик ошады: алар үзләренең җитезлекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Халык уеннары онытылырга тиеш түгел. Аларның төп бурычы– балаларга ләззәт һәм шатлык китерү.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара грамоталылык көне һәм татар язучысы, журналист Илдар Низамовның 85 яшьлек юбилее уңаеннан "Грамоталы бул!" дигән темага лингвистик викторина үткәрделәр. Нәрсә ул грамоталылык? Белемле кеше нинди булырга тиеш? Бүгенге чара нәкъ менә шушы төшенчәләрне ачыклаудан башланды. Лингвистик викторина барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр: сүзләрдә басымны дөрес итеп куйдылар, фразеологизмнар таптылар, сүзтезмәләргә антонимнар сайладылар һәм башкалар. Тел белгече, язучы, журналист, филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе Илдар Мәлик улы Низамов башкарган хезмәтләре аша бик күпләргә үрнәк булып тора. Оештыручылар балаларга аның биографиясе турында сөйләделәр һәм "Бөртектән - көшел" китабы белән таныштырдылар. Чара ахырында балалар яхшы укырга, дөрес язарга һәм белемле, уңышлы кешеләр булырга өйрәнергә сүз бирделәр.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе белән берлектә, “Казкаш” елгасына коючы “Пикарни” чишмәсе буенда районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм түбәндәгеләрне үз эченә алган иде: кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү, Равия Әхмәтшина авыл тарихын сөйләп чыгыш ясады, шулай ук якташ шагыйребез Зөфәр ага Шәйхетдинов иҗатына да тукталды, авылыбызның моңлы сандугачы Якупов Мөдәрис кунакларны "Килдебәгем" җырын җырлап сөендерде.
Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Комган агарту”, кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”, “Түбәтәйле”, “Йөзек салышлы” уенын күрсәтеп үттек. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш өчен катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинасын уңышлар теләп Туктар авыл китапханәсенә тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. 


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

7 нче сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты, мәдрәсә- музей хезмәткәрләре "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проектының Сатыш авыл җирлегендәге маршрутын уздырдылар. Бәйрәм "Челтери" чишмәсе янында узды. Беренче өлештә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. авыл тарихы, чишмәләр тарихы белән таныштырып үтте. Икенче өлештә балалар тарафыннан "Ал кирәк, гөл кирәк", "Гөлбану" уеннары күрсәтелде. "Ак калфак" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр бәйрәмне үзләренең матур җырлары, күңелле уеннары белән тагын да ямьләндерде. Алар тарафыннан "Назалы", "Биш парлы", Шырпылы" милли уеннары күрсәтелде, "Килен төшерү" туй йоласы тәкьдим ителде. Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Билалова Л.Р. үзенең теләк- фикерләрен җиткерде.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Һәр чишмәнең үз тарихы, көйләре, үз юлы бар. Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз авылларны елга, күлләр, чишмәләр ярлары буенча төзегәннәр. Чөнки су булган Җирдә тереклек үсә. Чишмәләр-чисталык, ачыклык, ачыклык символы. Чишмәләрне халык изге урын дип саный. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шушы чишмәләрдән, коедан башлана да инде.2 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клуб берләшмәсе белән берлектә, "Мишә" елгасына коючы "Әрәкә" чишмәсе янында, район китапханәләре арасында старт алган "Саф сулы ямьле Саба"экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләп, Зәмфирә Нуруллина авыл тарихы турында сөйләде, китапханәче Сибәгатова Фәнзия чишмәләр белән таныштырды ,шулай ук шагыйрь Сирин Гатиятов иҗатына тукталды, Кәримов Миңслам "Тимершыгым "җырын башкарды. Бәйрәм барышында кунакларга традицион уеннар, "Назалы", "Табагач" уеннары күрсәттеләр, шулай ук «Самавыр агарту»ның борынгы йоласын да күрсәттеләр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова үзенең эчтәлекле чыгышында катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Чиста чишмә суы белән тутырылган эстафетаны Мингәр авыл китапханәсенә тапшырдылар, изге теләкләр һәм уңышлар теләделәр. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Аннары бергәләп истәлеккә фотога төштек, коймак һәм чәй белән сыйладык.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күп кеше җәй аен ярата. Чөнки җәй - ул ял һәм күңел ачу вакыты, кеше
һәр көнгә сөенеп туя алмый, җәй көне бик озын көннәр булса да, барыбер
алар бик кыска булып тоела. Күбрәк иртәнге, җәйге саф һава сулап йөрисе килә.
Кыскасы, җәй - тулы кыйммәтле ял. Әмма, бар әйбернең дә ахыры
була, җәй дә бетә. Җәй белән саубуллашып, 31 август көнне, без Ике басу
Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Хуш,
ямьле җәй» дип исемләнгән хушлашу кичәсе оештырдык. Балалар
"Кояш", "Чәчәк" командаларына бүленеп, "Скакалка", "Обруч эчендә
барысын да җый", "Туп белән йөгерү" , “Аркан тартыш” кебек уеннарда көч сынашты.
Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барысы да уеннардан бик күп ләззәт алдылар. Чара
ахырында барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

Юлбат авылы җирлегендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре , Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
Чара кунакларны татлы чәк-чәк, һәм “чәк-чәк” биюе белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Сабантуй” чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә авылыбызның үз төбәге тарихын өйрәнүче Ильдар абый Сафин Юлбат авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр ,хикәяләр иҗат итүче Рөстәм абый Зарипов иҗаты белән таныштылар. Һәм ул үзе иҗат иткән, туган авылына багышланган җырын җырлады. Китапханәче авылыбызның чишмәләре тарихы һәм исемнәре белән таныштырып үтте. Авылыбызның чишмәләреннән су алынып, күргәзмә куелды һәм шунда ук татып карап була иде. Икенче өлешендә халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча Сабантуйга “Бирнә җыю”, “Мунча миллеге әзерләү”, “Бәби ашы китерү” йоласын күрсәттек. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы”, һәм башка милли уеннар оештырылды.Чара “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаләре җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Бигәнәй авылыннан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак , кайнар пылау,торт, мичтә пешкән гөбәдия һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы гармунчылар ансамбле белем  бәйрәмендә чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
август, 2021 ел
сишәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарада котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясады. Концерт эпидемиягә каршы чараларны үтәү белән узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International