2021 елның 3 июлендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә "AGA BAZAR" халыкара этнокультура фестивале узды. Шекше мәдәният йортыннан Л.А. Хисматова җитәкчелегендәге ике коллектив этномәдәни фестивальдә катнашты. Төп сәхнәдә "Зиләйлук" өлкәннәр фольклор коллективы чыгыш ясады һәм "Иске - Казан түгәрәк уены"конкурсы лауреаты булды. "Шекше яшьләре" яшьләр фольклор коллективы "Aga Bazar"Халыкара этномәдәни фестивале дипломанты булды. Ике коллектив та Дипломнар белән бүләкләнде.
1 июльдә «Ямьле Саба» яр буенда яшьләр өчен бәйрәм тамашасы булды. Чара барышында Күңелле уеннар, конкурслар, бию баттллары, массакүләм флэшмоб оештырылды. Әлбәттә инде, бу кичәне башкаладан "MINGAZOV" һәм "FIESTA"төркемнәре үз чыгышлары белән бизәде.
Яшьләр өчен кичке тамаша
28 нче июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече А.М. Вәлиева «Җыр сөючеләр» үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән «Эх, чабата, чабата башы кыек...» уен-фесты үткәрде. Чара барышында татар халык җырлары һәм баян астында биюләр башкарылды. Традицион «Бормалы», Яулык салыш», «Чабата биюе» уеннары уйналды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Барысы да яхшы ял иттеләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, Яңа Мичән авылы халкы өчен «Капка янында» дип исемләнгән кич утыру оештырдылар.Чарада катнашучылар кич белән капка янында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию коллективы Мингәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады.
Табигать ул – сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакаллар төсле акыллы.
Табигать – безнең туган йортыбыз. Шушыларның тәмен татыр өчен табигатькә чыгып бер хозурланып кайту максаты белән, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, яшь белгеч Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә 23 июнь көнне табигатебезнең иң гүзәл почмагына кузгалдык. Әлбәттә инде без “Җидегән чишмә” фольклор коллективы, “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу йөзеннән “Урманга барыйк әле, себерке бәйлик әле” дигән исем астында табигать кочагына музыкаль-күңел ачу ялына миллек җыярга бардык.
Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны. И күңелле җәй көнендә, табигать кочагында. Һәр кешенең туган як табигате кабатланмас гүзәл почмакларга бик бай. Шушындый гүзәл почмаклар безнең якларда да искиткеч күп. Теләкләр тели-тели, такмаклар, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар әйтә-әйтә башта миллеккә ботаклар җыйдык. Арабызда иң өлкән яшьтәге Сәрия апа безне миллек бәйләү серләренә төшендерде. Болынлыкны постау итеп, түгәрәкләнеп, җырлый-җырлый миллек бәйләдек. Рәҗәп абый миллекләрне матур төсмергә китереп торды, кемдер бәйләде, Гөлсинә апабыз гармунда сыздырды. Чәчәккә күмелеп утырган болыннан, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, сукыр кычыткан, тукранбаш, ромашка, җир җиләге һәм башка дару үләннәре җыеп тупладык. Самавыр куеп сусавыбызны бастык, күтәренкә рух белән кайтыр юлга кузгалдык
Кырбаш авылында «Троица»бәйрәме узды. Анда 30 кеше катнашты. Троица бәйрәме, Яырак бәйрәме дип санала һәм барлык йортлар да яшел яфраклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән. Бәйрәм үзе табигатьтә үтте. Яз белән хушлашу көнен һәм җәйне каршылау көнен славяннар яз баһадирларына – Ладага багышладылар. Каен бу вакытка матур яшеллеккә киенгәнлектән, аңа аерым хөрмәт белән карыйлар. Концерт-уен программасы: биюләр, конкурслар, җырлар үткәрелде. Шулай ук бәйрәм өстәленнән башка да булмады. Бәйрәм бик күңелле, күңелле үтте. Олылары һәм кечелэр күңел ачты! Барсыда булэклэнделэр.
20 июнь көнне Олыяз авылы янындагы милли бәйрәм узучы мәйдан үзенә бик күп балаларны Балалар Сабантуена җыйды. Бәйрәмне ачып җибәргәч, сәхнәгә бер – бер артлы балалар менеп үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырлап, биеделәр. Шулай ук Коръән сүрәләрен яттан сөйләп ярыштылар. Шушы ук сәхнәдә уеннарда, ярышларда, конкурсларда җиңүче балалар тәбрикләнеп бүләкләр алдылар. Бу көнне балалар өчен уен аттракционнары, кибетләр эшләде. Бәйрәм татар халык биюен күмәк бию белән тәмамланды. Балалар сабантуен уздыруга материаль ярдәм күрсәткән Хуҗәхмәтов Мәүлит, Хуҗин Дамир, Хадеев Инсаф, Хуҗәхмәтов Искәндәр, Шарипов Рәдиф, Сафиуллин Мөдәрискә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Программаны Өтернәс авыл клубы мөдире И.Х.Гыйлфанова әзерләде һәм алып барды. Эзмә урта гомум белем бирү мәктәбе һәм Пүкәл авыл клубы белән берлектә уздырылган әлеге чара балаларга җәй буена җитәрлек көч һәм күтәренке кәеф бүләк итте.